16+

БРИКС саммитында делегация башлыкларын нәрсә белән сыйлаганнары билгеле булды

Казандагы БРИКС саммиты хөрмәтенә Россия Президенты Владимир Путин исеменнән тантаналы кабул итүдә делегация башлыкларын нинди тәм-том белән сыйлаулары билгеле булды, дип хәбәр итә ТАСС.

Казандагы БРИКС саммиты хөрмәтенә Россия Президенты Владимир Путин исеменнән тантаналы кабул итүдә делегация башлыкларын нинди тәм-том белән сыйлаулары билгеле булды, дип хәбәр итә ТАСС.

Кабымлык сыйфатында кыстыбый тәкъдим ителгән. Кунакларны мәрсин (осетрина) балыгыннан ясалган пилмән һәм гөмбә сумсалары белән сайлаганнар.

Кайнар ризыкка яшелчәләр белән томалап пешерелгән бәрән ите, яшелчә лазаньесы һәм яшелчә белән пешерелгән судак балыгы бирелгән. Десертка-ваниль туңдырмалы алма бәлеше яки шоколадлы торт.

Менюда Вегетариан позицияләре аерым билгеләнгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading