16+

Егетең яки ирең бүләккә “саран” булса, нишләргә?

Гэри Чепменның “Пять языков любви” китабын укыганыгыз бармы?

Егетең яки ирең бүләккә “саран” булса, нишләргә?

Гэри Чепменның “Пять языков любви” китабын укыганыгыз бармы?

Исеменнән күренеп торганча, биредә сүз мәхәббәтнең 5 теле турында бара. Баксаң, без барыбыз да дөньяда иң гүзәл хиснең – мәхәббәтнең төрле телләрендә сөйләшәбез икән: Бергә вакыт уздыру; Кайгырту һәм ярдәм итү; Бер-береңә назлы итеп кагылу; Хуплау сүзләре; Бүләкләр. Бүген бүләкләр турында сүз куертырбыз!

Әгәр сезнең аралашу телегез бүләкләр икән, димәк, башка телләрдә ничек кенә сезнең белән диалог корырга тырышмасыннар, сөйләшү авыр барачак! Шуңа күрә алдан ук үзегезнең яки якын кешегезнең “ана телен” ачыклау зарур.

Ир-егетләргә хатын-кызлар бүләк бирергә тиешме? Гүзәл затларга сәбәпсез чәчәк бәйләмнәре, сюрпризлар ни өчен кирәк? Әгәр егетең яки ирең бүләкләргә “саран” булса, нишләргә? Бу һәм башка сорауларга бергәләп җавап эзләргә тырышырбыз. 

Танылган бер танышу сайты үткәргән сораштыруда катнашучыларның 66 проценты бүләкләр – мөнәсәбәтләренең мөһим күрсәткече, дип саный икән. Шунысы кызык, ким дигәндә һәр икенче хатын-кыз, үзен кайгырткан, матур сүзен һәм бүләкләрен кызганмаган ир-ат белән очраша башлаган. Ир-атларның өчтән бере ягъни 33 проценты гүзәл затларны җәлеп итү өчен бу ысулны үз гомерләрендә бер тапкыр булса да кулланып караган, ә 11 проценты исә даими рәвештә шулай эшлим, дип җавап биргән.

Аналитиклар хәбәр иткәнчә, ирләрнең күпчелек өлеше (74 процент) бүләкләрне берни дә таләп итмичә бирә. 18 проценты исә хатын-кызлардан нидер көтә – бу игътибар, рәхмәт сүзләре яки мәхәббәт белән шөгыльләнү булырга мөмкин. Һәрхәлдә, калган 8 процент ир-ат хатын-кыздан бүләккә алмашка һәрвакыт нәрсәдер көтә...

Әлеге кызыклы вә четерекле темага психолог Резеда Абдулина ачыклык кертә:

-    Бүләкләр – мәхәббәт телләренең берсе. Әгәр дә сөйгән ярлар арасындагы романтик мөнәсәбәтләрдә бер-береңә бүләк бирү гадәте кабул ителгән икән, ир-атка да бүләк бирү, әлбәттә, урынлы. Бу үзенә күрә ир-ат ягыннан да, хатын-кыз ягыннан да игътибар күрсәтү ысулы. Әмма бүләк сайлаганда теге яки бу якның ихтыяҗларын күздә тотарга кирәк. Бүләкне без үзебез өчен түгел (ул минем турында нәрсә уйлар икән дип, моннан соң күбрәк яратыр дип), ә яраткан кешебез өчен сайлыйбыз. Шул вакытта гына без чынлап та үзебезнең аңа карата игътибарлы булуыбызны күрсәтәбез.

Хатын-кыз өчен сәбәпсез чәчәкләр һәм сюрпризлар чыннан да мөһим. Бу аны яраталар, аның турында уйлыйлар дигәнне аңлата (хатын-кыз фикеренчә, әлбәттә). Көтелмәгән бүләк китергән шатлык окситоцин гормонын эшләп чыгаруга ярдәм итә, бу үз чиратында ир-атка карата ышанычны ныгытуга ярдәм итә, бәхет тойгысы тудыра.

Шулай ук мөнәсәбәтләрдә ачыктан-ачык сөйләшү мөһим. Әгәр дә хатын-кызга чәчәк һәм бүләкләр кирәк икән, нигә аны турыдан-туры сорамаска!? Монда ир-атны бүләкләр бирмәүдә гаепләргә түгел, ә аңа үз ихтыяҗың, үз хисләрең турында әйтү мөһим. Мәсәлән, “син миңа күптән чәчәк бүләк итмәдең” кебегрәк сүзләр сынау буларак яңгырый ала. “Синнән сәбәпсез гөлләмә алу күңелемне күтәрер иде” яки “син миңа чәчәк бүләк иткәч, мин шундый шатланам” ише сүзләр бөтенләй башкача яңгырый. Шул ук вакытта бүләк өчен рәхмәтле булырга да онытмаска кирәк. Бүләкне “ул миңа тиеш” диеп кабул итәргә ярамый.

Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading