16+

Ялларга нинди һава торышы көтелә?

Якын көннәрдә Татарстанда температура түбәнәю күзәтеләчәк.

Якын көннәрдә Татарстанда температура түбәнәю күзәтеләчәк.

Салкын атмосфера фронты циклон белән алышыначак, һәм ул яңгырлар һәм кар алып киләчәк, дип яза “Татар-информ”. 

Иртәгә, 25 октябрьдә, республикада аязучан болытлы һава, бераз яңгыр көтелә. Төнлә термометр баганаларын 2-7 градус, көндез 4-9 градус күрсәтәчәк. 
Икенче көнне циклон Татарстанга төньяк-көнбатыш һава агымнарын алып киләчәк. Урыны белән яңгырлар көтелә, аерым районнарда – кар. Төнлә - 0-3 градус, көндез 2-7 градус булачак. 

Якшәмбе көнне температура фоны төшүен дәвам итә. Кич белән -2дән +3 кә кадәр, ә көндез - +1-+6 градус булыр дип фаразлана. Көндез бераз яңгыр һәм кар булырга мөмкин. 

28-29 октябрьдә төнлә -3тән +2 градус, көндез - +2-+7 градус көтелә. Атмосфера басымы югары булуга карамастан, дүшәмбе урыны белән яңгыр, кар явачак. Сишәмбе явым-төшемнәр аз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading