– Фаил абый, салгансыз да бугай инде, аракыга акча табылдымы, – дим. – Әй, Ләйсән, бераз салдым шул, салдым. Сезне алдалап тормыйм. Аны миңа салып кына бирделәр, сатып алмадым мин аны... Аракы исе килде, салганы да аңлашылды, инде акчаны кире алып булмый.
– Фаил абый, мин киттем, исән-сау булыгыз. Бу акчага аракы алып эчмәгез инде. Балтачка кайтыгыз, югалтмагыз акчаны. Сезнең намусыгызда кала, – дидем дә, үзем кайтасы якка борылып киттем. Ул Камал театры ягына таба атлады.
Уйларга бирелеп бара идем, яныма бер апа килеп сүз башлады. Кулындагы пакетларыннан эт-мәчеләр ризыгы салынган ялтыр-йолтыр каплар күренә. Күп итеп песиләр ризыгы алган, сумкаларын ачып күрсәтә-күрсәтә, песиләр асраганын сөйли башлады. Песиләрен юарга порошок алырга акчасы калмаган, порошок алып бирүемне сорый. Ничек инде булышмыйсың. Миндә бит хәзер «азарт» башланды. Ярдәм итеп кенә торасы килә. Йөгердем кибеткә. Порошок алып, теге апаның кулына бирдем, күзләре яктырып, йөзләре балкып китте. Бик күп рәхмәтләр укып калды. Мин тиз-тиз, булыша алганыма шатланып, фатирга таба атладым. Бераз үткәч, порошогы булды, кузгалып китәндер урыныннан, дип борылып карасам, апа һаман шул урында басып тора иде әле. Кемгәдер эндәшә кебек иде һаман...
Кайтып җиткәч, бу хәлләрне әни белән бүлештем. Ә ул миңа, җавап итеп, Фаил абыйның ул тирәдә бик еш шулай акча сорап йөргәнен, аракы белән дус кеше икәнен сөйләде. Шулай «Балтачтан» дип килеп сүз катканы булган икән аңа да. Бәлки, Балтачтан булуы хактыр да, бәлки, бөтенләй башка районнандыр. Шулай да, безнең очрашудан соң, барыбер дә икенче көнне Балтачына кайтып киткәндер, дип уйлый күңел. Алдамагандыр. Алдаса да, алдамагандыр, дип ышанасы килә. Ничек инде иллене узган, типсә тимер өзәрдәй ир кеше, үзеннән утыз яшькә яшьрәк кыз баладан алдап акча алсын. Юктыр, гаҗизлектән алгандыр, чыннан да авылына кайтырга акчасы булмагандыр, аягында варикоздыр, дип шикле уйларымны тараттым. Аракы гына алып эчмәсен инде. Кешенең күңеленә кереп карап булмый. Иң мөһиме, ни генә эшләсәк тә, ниятебез дөрес булсын, эчкерсез булсын. Ә Фаил абыйның икенче көнне Балтачка кайтып киткәненә барыбер ышанам әле мин...
Комментарийлар