16+

Төркия Президенты хатыны Казанда «Әл-Мәрҗани» мәчетендә булды

Бүген Казанның «Әл-Мәрҗани» мәчетендә БРИКС саммитының хөрмәтле кунагы, Төркия Президентының хатыны Әминә Эрдоган булды.

Бүген Казанның «Әл-Мәрҗани» мәчетендә БРИКС саммитының хөрмәтле кунагы, Төркия Президентының хатыны Әминә Эрдоган булды.

Очрашу барышында Мөфти Камил хәзрәт Әминә ханымны Казандагы беренче таш мәчет булган «Әл-Мәрҗани» мәчетенең архитектура үзенчәлекләре һәм эчке бизәлеше белән таныштырды. Саммит алдыннан биредә зур күләмдә төзекләндерү эшләре үткәрелде: реставраторлар фасадларның барокко стилендәге тарихи рәвешен кайтарды, декоратив элементларны, тәрәзәләрне һәм декоратив-нәфис металл эшләнмәләрен торгызды.

Кунак яңартылган мәчет залларын һәм эчке бизәлешен игътибарлап сокланып карады, тантаналы залларга һәм уку сыйныфларына керде, шулай ук китапханәдә һәм «Әл-Мәрҗани» тарихына һәм аның танылган имамнарына багышланган интерактив музейда булды. Шуларның берсе – татар мөселман дин белгече һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани, ул бу мәчеттә 1850 елдан 1889 елга кадәр хезмәт иткән.

Мөфти Камил хәзрәт, Әминә ханымга экскурсия үткәргәндә, Татарстанда һәм Россиядә ислам үсеше турындагы кызыклы фактлар белән уртаклашты.

Саубуллашканда ул аңа истәлекле бүләкләр – «Казан басмасы»н һәм Идел буе Болгарстаны халыкларының ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулу уңаеннан РИИ белгечләре тарафыннан өч телдә чыгарылган «Россиядә ислам тарихы» фәнни басмасын – тапшырды.

БРИКС саммитының дәрәҗәле кунаклары бу көннәрдә «Кол Шәриф» мәчетендә дә булды. Алар арасында Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль секретаре Антониу Гутерриш, Шанхай хезмәттәшлек оешмасы (ШОС) Генераль секретаре Чжан Мин, Бангладеш, Шри-Ланка делегацияләре һ.б. бар иде. «Кол Шәриф»тә хөрмәтле кунакларны Мөфтинең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов каршы алды.

Әминә Эрдоган «Әл-Мәрҗани» мәчетендә булды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading