Татарстан «Ел студенты» премиясе җиңүчесенең исеме 5 февральдә билгеле булачак. Татарстан Студентлар лигасы президенты Элькин Искендеров әйтүенчә, быел чараны үткәрүдә яңалык бар.
– Элек вузлар белән профессиональ уку йортлары студентлары бергә көч сынашкан. Хәзер алар икегә бүленгән. Фестивальгә 700дән артык гариза кабул ителде. Аның 386сы – вузлардан, 360ы – профессиональ уку йортларыннан. Соңгылары 10 февральдә Әлмәттә көч сынашачак. Җиңүче коллективларга, 7 меңнән алып 20 меңгә кадәрге суммада брендлы полиграфия продукциясе ясату өчен, сертификатлар тапшырылачак. Ни өчен полиграфия продукциясе дияргә мөмкинсез.
Соңгы вакытта уку йортларында популяр ул. Вузларның транспорты да, техника, җиһазлары да бар. Ә менә студентларны экипировкалау өчен брендлы продукция артык түгел, алар аңа мохтаҗ. Аерым җиңүчеләргә 15 мең сумлык премия биреләчәк. Гран-при иясен 30 мең сум премия көтә, – диде ул.
Спикерлар сүзләренчә, фестивальнең максаты – талантлы яшьләрне эзләп табу, аларга булышлык күрсәтү. Яшьләргә үсү өчен мөкинлекләр тудыру – Россия Президенты Владимир Путинның стратегик инициативаларының берсе. Ул яшь лидерлар, актив студентлар арасындагы перспективалы кадрларга игътибар юнәлтергә куша. Аларны үстерү өчен төрле бәйгеләр оештырыла, проектлар булдырыла, грантлар бирелә. Яшьләр зур потенциалга ия, шуңа да аларга һәрьяктан ярдәм күрсәтәчәкбез, дигән иде ул бер чыгышында.
Комментарийлар