16+

“Бу бит безнең онытылган бию. Ничек аны бөтен Казан бии соң?”

“Хәрәкәттә-бәрәктәт” проекты бу җәйне дә казанлылар һәм башкала кунаклары өчен бию остаханәләре оештырачак.

“Хәрәкәттә-бәрәктәт” проекты бу җәйне дә казанлылар һәм башкала кунаклары өчен бию остаханәләре оештырачак.

 Һәр пәнҗешәмбе Кабан күле яр буенда катнашучылар биюле уеннар белән танышачак. Беренче чара 13 июнь булыр дип көтелә.

Узган елны татар этник төркемнәренең биюләре өйрәтелде. Быел Гай Таһиров туплаган җырлы-биюле уеннарга нигезләнеп остаханәләр узачак. 

– Узган елны Самарадан килгән кунагыбыз: “Бу бит безнең онытылган бию. Ничек аны бөтен Казан бии соң?”, – дип елый-елый сөйләде. Без дә бу проектны бик яратабыз, – диде  Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Гүзәл Сәгыйтова. 

Узган ел остаханәдә туристлар да бик актив катнашты. Хәтта Индиядән килгән кунаклар да татарча биеде. “Бию, музыканы аңлау өчен телне белү дә кирәкми. Туристлар хәрәкәтләрне кабатлап рәхәтләнеп биеделәр”, – диде Айсылу Лерон. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading