16+

Бу шешә исемлектәнме, әллә “төнлә туган” зәхмәтме?

Россиядә күмәртәләп һәм ваклап сату оешмалары, шулай ук җәмәгать туклануы предприятиеләре алкоголь продукциясе сатып алу турындагы мәгълүматларын Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат челтәренә (ЕГАИС) тапшырырга бурычлы.

Бу шешә исемлектәнме, әллә “төнлә туган” зәхмәтме?

Россиядә күмәртәләп һәм ваклап сату оешмалары, шулай ук җәмәгать туклануы предприятиеләре алкоголь продукциясе сатып алу турындагы мәгълүматларын Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат челтәренә (ЕГАИС) тапшырырга бурычлы.

Бу турыдагы 182нче федераль закон быелның 1 гыйнварыннан гамәлгә керде. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, эшкуарларның мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, ЕГАИС темасына "түгәрәк өстәл" үткәрде.

- Сәүдә оешмаларында яңалыкны аңлап бетермәүчеләр дә бар. Мәсьәләне бергәләшеп өйрәнеп, фикер-тәкъдимнәрне дәүләт һәм закон чыгару органнарына җиткерәчәкбез, - диде Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин, утырышны ачкандагы кереш сүзендә.

Республиканың дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко әйткәнчә, ЕГАИС челтәрен сәүдә нокталарына көйләүдә Татарстан өлгерлек күрсәткән. Һәр шешәнең ЕГАИС челтәрендә теркәлгән булуы ялган спиртлы эчемлекләрнең сәүдә нокталарына үтеп керүенә киртә тудырачак.

- Хәзер 7 мең 383 кибеткә программа урнаштырылды. Шәһәрләрдә быелның 1 июлендә, ә авылларда киләсе елның 1 июлендә ЕГАИС мәҗбүри рәвештә кулланыла башларга тиеш. ЕГАИСны кулланмаган очракта, сәүдә ноктасының алкоголь продукциясен сату хокукы бетереләчәк, - дип кисәтте Игорь Марченко.

Казанның ваклап һәм күмәртәләп сату оешмалары вәкилләре: "ЕГАИС кибет кассаларында, базаларда чиратлар китереп чыгармасмы? Машиналар товар көтеп вакыт әрәм итмәсме? Кассирларны ничек өйрәтергә?" - дип, сораулар бирделәр.

Россия Федерациясенең алкоголь базарын көйләү буенча федераль хезмәтенең автоматлаштырылган мәгълүмат челтәрләре идарәсе җитәкчесе Антон Гущанский:"Бер шешәне ЕГАИС челтәрендә теркәү 1-2 секунд вакытны ала", - дип тынычландырды. ЕГАИС программасын урнаштыру кибет хуҗасына 20-30 мең сумга төшә. Интернетта egais.ru порталында ЕГАИС программасын көйләү, эш башкару тәртипләре турында видео-аңлатма бирелгән. Аны бушлай яздыртып алырга да була. "Росалкогольрегулирование" федераль хезмәтенең рәсми сайтының ЕГАИС бүлегенедә онлайн режимда "дәрестә" утырып, кызыксындырган сорауларыңа җавап табарга була.

"Түгәрәк өстәл" утырышына рәислек иткән Иҗтимагый палата әгъзасы Артур Мустаев сөйләшү-фикерләшүгә йомгак ясап, сәүдә нокталарына ЕГАИС программасы көйләү һәм эшләр барышы Иҗтимагый палата тарафыннан да күзәтчелектә тотылачак, диде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading