16+

Бу шимбәдә мәктәп ярминкәләре гөрләячәк

Арзан бәядән авыл хуҗалыгы товарлары, азык-төлек, бакчачылар өчен кирәк-яраклар, камыр ризыклары, текстиль әйберләр - боларның барысын да 10 октябрьдә Казанның агропромпаркында узачак ярминкәдә күрергә, сатып та алырга мөмкин булачак.

Арзан бәядән авыл хуҗалыгы товарлары, азык-төлек, бакчачылар өчен кирәк-яраклар, камыр ризыклары, текстиль әйберләр - боларның барысын да 10 октябрьдә Казанның агропромпаркында узачак ярминкәдә күрергә, сатып та алырга мөмкин булачак.

Бу юлы биредә мәгариф оешмалары җитештергән товарлар тәкъдим ителә. Ярминкәдә Татарстанның 43 районыннан мәктәпләр, уку йортлары, техникум, колледжлар, кыскасы барлыгы 200дән артык оешма катнашыр дип көтелә. 50ләп волонтер да эшләячәк. Алар ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә азык-төлекне сумкаларга тутырырга, транспортка кадәр алып барып бирергә булышачак. Студентлар сатып алучылар өчен күңелле концерт та оештырганнар. Ахырдан ярминкәдә иң актив, аерылып торган районнарны, белем бирү йортларын билгелиләр.

 Әлеге ярминкә ел саен уздырыла. Күп мәктәпләрнең, уку йортларының үз участоклары бар, алар анда яшелчә, җиләк-җимеш үстерә, продуктның бер өлешен үзләре кулланса, кайберләрен ярминкәдә тәкъдим итәчәк. Сатудан кергән акчаны мәгариф оешмалары үз кирәгенә файдаланачак, - ди Татарстанның Мәгариф һәм Фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов.

Татарстанда меңнән артык мәктәп санала. Район җирлегендә укучылар мәктәп яны бакчаларында яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Кайбер мәктәпләрдә мал туар асраучылар да бар. Әйтик, Мамадыш, Сарман районнары он җитештерү буенча тәҗрибә туплый. Уку йортларының үз тегермәннәре эшли.
Ярминкәдәге азык-төлеккә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдим иткән бәяләр:

тавык түше - 110
сарык ите - 300-350
сыер ите - 250-300
йомырка (1 категория, дистәсе) -42
сөт (литры) - 28
сыр (каты) - 280-300
шикәр комы - 48
он (югары сортлы) - 20
карабодай - 47
бәрәңге - 12
кишер -15
суган - 15
кәбестә - 9
чөгендер - 15

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading