16+

Чаллы фаҗигасе: "Утыз минутлап ярдәм сорап кычкырды. Аннан тавышы тынды..."

Кызны хәрабәләр астыннан чыгарганнар иде, ләкин соңрак ул хастаханәдә үлде.

Кызны хәрабәләр астыннан чыгарганнар иде, ләкин соңрак ул хастаханәдә үлде.

Шаһитлар Яр Чаллыдагы шартлаган торак йорт урынында коткару эшләре турында сөйләделәр. Шуны искәртик, иң соңгы булып хәрабәләр астыннан 22 яшьлек кыз - Аделинаны тартып чыгардылар.
"Мин ахыр чиккә кадәр фаҗига урынында булдым, һәм кешеләрнең "баланы коткарып калганчы" биредән китүдән баш тартуларын ишеттем, тавышларына караганда, плитәләр астында малай яки кыз калган сыман ишетелде. Миңа, киресенчә, кыз кычкыра кебек тоелды. Һәм ул 30 минут чамасы кычкырды. "Мин монда" дигән сүзләре ишетелде, - дип сөйләгән "Челнинские известия"гә журналист Сергей Афанасьев. - Шундый суык көн иде. Бик каты туңгандыр да. Соңгы 30 минутта ул инде кычкырмады".
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, ауган агач коткаручыларның эшен катлауландырган. Кызны хәрабәләр астыннан ала алганнар, тик соңрак ул хастаханәдә үлгән.
Шул ук темага: Шартлау булган фатирның хуҗасы газга рөхсәтсез тоташкан

Чаллыда газ шартлаган йортта һәлак булган Чаллы кызын күптән түгел "КАМАЗ"да яңа вазыйфага күчергәннәр

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading