16+

Чаллыда яшүсмерләр кыйнаган ир-атның үлеменә карата җинаять эше ачылды

Чаллыда яшүсмерләр кыйнаган ир-атның үлеменә бәйле факт буенча җинаять эше кузгатылды. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе Чаллы бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Ильяс Гыйззәтуллин хәбәр итте.

Алдан хәбәр иткәнчә, 17 июль кичендә автокаланың 32нче комлексында 49 яшьлек ир-ат ишегалдында көнбагыш ашап торган бер төркем яшүсмерләргә кисәтү ясаган. Шуннан соң яшьләр ир-атны кыйнап ташлаган, ул алган җәрәхәтләрдән үлгән.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

«Зыян күрүченең ни сәбәпле үлүе ачыкланмаганлыктан, без әле беркемгә дә гаепләү белдерә алмыйбыз. Суд-медицина экспертизасы үткәрелде инде, хәзер гистология нәтиҗәләрен көтәбез. Алар бер-ике атнадан әзер булачак», - дип хәбәр итте Ильяс Гыйззәтуллин.

Татар-информ

https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/23/168360/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading