16+

Чаллыда 480 грамм булып туган баланы 3600 граммга кадәр үстергәннәр

Чаллының "Кама" балалар медицина үзәгендә гадәттән тыш хәл күзәтелде. Вакытыннан күпкә алда, 24 атналык булып дөньяга килгән баланы әнисе белән өенә чыгардылар.

Чаллының "Кама" балалар медицина үзәгендә гадәттән тыш хәл күзәтелде. Вакытыннан күпкә алда, 24 атналык булып дөньяга килгән баланы әнисе белән өенә чыгардылар.

Дөньяга килгәндә сабыйның авырлыгы 480 грамм булса, хастаханәдә ул 3600 граммга кадәр арткан, табиблар аның сәламәтлегенә куркыныч янамый, ди. Илсөяр һәм Алмаз Насретдиновларның икенче балалары бу. Сабыйга Амалия дип исем кушканнар.

Сүз уңаеннан, Чаллыда 38 яшьлек бер хатын дүртенче баласын өйдә - юуыну бүлмәсендә тапкан. Аннары гына "ашыгыч ярдәм" хезмәтен чакырткан. Бала медицина тикшерүе уза, ди.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading