16+

Чулпан Хамматова “Казан көзе”ндә Онегинны укый

30 августта Игенчеләр сарае каршында, Казансу елгасы буенда "Казан көзе" ("Казанская осень") дигән V Халыкара опера фестивале уза.

30 августта Игенчеләр сарае каршында, Казансу елгасы буенда "Казан көзе" ("Казанская осень") дигән V Халыкара опера фестивале уза.

Аны Александр Сладковский җитәкчелегендәге Дәүләт симфоник оркестры оештыра. Моңа кадәр әлеге фестивальдә дөньякүләм танылган Дмитрий Хворостовский, Любовь Казарновская, Венера Гыймадиева кебек җырчылар катнашкан иде. Дүрт ел эчендә концертны 60 мең кеше тыңлаган.

- Без фестиваль елныкы елдан аерылып торсын өчен тырышабыз. Быел чит ил классиклары Кальман, Штраус, Легар кебек композиторларның арияләреннән торган оперетта тәкъдим итәбез. Опера фестиваленә күренекле кино артисты Чулпан Хамматова да чакырулы. Әдәбият елы уңаеннан ул "Евгений Онегин"ны сөйләргә җыена. Бу идеяне Чулпанга мин әйттем. Чөнки "Евгений Онегин" - минем иң яраткан операларымның берсе. Фестивальгә Мария театрыннан Сергей Скороходов, Зур театрдан Андрей Жилиховский, Женевадагы Халыкара конкурс лауреаты Полина Пастирчак килүе дә көтелә. Әлеге концертны тамашачы бушлай карый ала, - диде Александр Сладковский.

Тик ни өчендер быелгы репертуарга татар композиторлары әсәрләрен алуны кирәк дип тапмаганнар. Оештыручы тагын бер атнадан Чаллы, Түбән Кама якларына гастрольләргә җыенуларын әйтеп узды. Оркестр композитор Эльмир Низамов әсәрләрен дә башкарачак. Бу сезонда аларның концертларына билет бәяләре үзгәрми.

Быел оркестр да, аның җитәкчесе Александр Сладковский да 50 яшьлек юбилеен каршылый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading