Подмосковье дачниклары берлеге рәисе Никита Чаплин (Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе) «РИА Новости»га хәбәр иткәнчә, әгәр дачалардагы күршеләр территорияне пычратса, судка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Хокук бозган өчен штраф 50 мең сумга кадәр җитә ала.
Чаплин билгеләп үткәнчә, дачаларда антисанитария шартлары булдырган очраклар еш күзәтелә, шул исәптән, дача участоклары хуҗалары фатирларыннан чүп-чарны даими рәвештә бакча ширкәтенә ташу очраклары булгалый.
Әгәр милекче элемтәгә бармаса һәм күршеләренең дәгъваларын ишетергә теләми икән, бакчачылык ширкәтендә гомуми җыелыш үткәрелә һәм дача участогын тиешенчә файдаланмау турында карар кабул ителә. Киләсе адым - судка коллектив мөрәҗәгать. Әгәр сезнең дачагыз бакчачылык ширкәтендә булмаса, дәлилләрне беркетеп (фото да җитә), судка үзегез дә мөрәҗәгать итә аласыз», – дип сөйләде парламентарий.
Аның сүзләренчә, законнарда җирне максатсыз файдаланган өчен штраф каралган, аның күләме физик затлар өчен җирнең кадастр бәясеннән 1-1,5 процент тәшкил итә, әмма 20 мең сумнан да ким түгел.
«Әгәр җирнең кадастр бәясе билгеләнмәгән булса, дачадагы чүп-чар 20-50 мең сумга төшәргә мөмкин», – дип билгеләп үтте Чаплин.
Шул ук вакытта ул билгеләп үткәнчә, башта участокны хуҗасы пычратамы яки ул җир арендага бирелгәнме икәнен ачыкларга кирәк, чөнки Гражданлык кодексы нигезендә, милекне тоту өчен милекче җавап тота.
Чыганак - "Татар-информ"
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар