16+

Социаль тупланма сайладыгызмы? 1 октябрьгә кадәр өлгерегез

Татарстан Республикасында федераль ташламадан файдаланучы 161 438 кеше социаль хезмәтләр җыелмасын натураль рәвештә ала.

Татарстан Республикасында федераль ташламадан файдаланучы 161 438 кеше социаль хезмәтләр җыелмасын натураль рәвештә ала.

Аларга бушлай дарулар, санатор-курорт дәвалануга юлламалар һәм шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү хокукы бирелә. 

Социаль хезмәтләр җыелмасы айлык акчалата түләү составына керә һәм федераль ташламалар статусына ия гражданнарга билгеләнә. Айлык акчалата түләү беренчел билгеләнгәндә, социаль хезмәтләр җыелмасы кешегә бары тик натураль формада гына каралган. Хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм радиация йогынтысына дучар булган гражданнар гына җыелманы акчалата алыргамы, әллә тиешле хезмәтләрдән бушлай файдаланыргамы икәнен үзләре хәл итеп, гариза яза. Алдагы елда инде ташламага ия барлык гражданнарга да сайлау мөмкинлеге бирелә.

Акчалата чагылышта социаль хезмәтләр җыелмасы күләме 1 578,50 сум тәшкил итә, шуларның 1 215,80 сумы – даруларга, 188,08 сумы – санатор-курорт дәвалануга һәм 174,62 сумы дәвалану урынына барып кайтуга туры килә. Шул ук вакытта айлык акчалата түләү күләме сайланган соцпакет суммасына кими. Әмма натураль хезмәт нәкъ менә шушы суммага күрсәтелә дигәнне аңлатмый – дарулар, юллама һәм юл бәясе тиешле күләмдә тулысынча бушлай каплана. Натураль ташламаларны акчага алыштырганда исә, алар бары тик каралган суммада гына бирелә.

-    Әгәр дә акча сайлаган социаль хезмәтләр җыелмасын алучыга кыйммәтле дәвалану кирәк була калса, натураль ташламага кире күчәргә мөмкин, әлбәттә. Ләкин мондый карар гариза биргәннән соң киләсе елда гына үз көченә керә. Санатор-курорт дәвалану һәм юл йөрү бәясе бу хезмәтнең акчалата эквивалентына караганда күпкә кыйммәтрәк тора. Шуңа күрә, акча файдасына натураль хезмәтләрдән баш тартканда, яхшылап уйларга яки табиб белән киңәшергә кирәк, - дип аңлата Россия социаль фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. 

Әгәр дә сез социаль хезмәтләр җыелмасының үзегезгә билгеләнгән вариантын үзгәртергә карар кылгансыз икән, 1 октябрьгә кадәр Россия Социаль фондының Татарстан бүлекчәсенә яки күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәтенә тиешле гариза бирергә кирәк. Шулай ук гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша да җибәрергә мөмкин.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading