16+

Деменциядән нәрсә саклый? Галимнәр ни ди?

Спорт белән шөгыльләнү деменциядән һәм башка авырулардан сакларга сәләтле.

Спорт белән шөгыльләнү деменциядән һәм башка авырулардан сакларга сәләтле.

Кытай галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән, аларның тикшеренүен Nature журналы бастырган. Галимнәр олы яшьтәге 75 мең кешенең сәламәтлеге һәм яшәү рәвеше турындагы мәгълүматларны анализлаган. Мәгълүм булганча, өлкәнәйгән саен баш мие авырулары барлыкка килү куркынычы сизелерлек арта.

Экспериментта катнашучылар атна дәвамында физик активлыкны үлчи торган җайланмалар киеп йөргән. Нәтиҗәдә, аларны өч төркемгә аерганнар: актив булмаганнар – физик йөкләнешкә атначына 150 минут туры килә, «ял көне сугышчылары» - активлыгы 150 минуттан артык, әмма бу вакытның яртысы атнаның бер-ике көненә туры килә, һәм активлар - атна дәвамында тигез итеп бүленгән 150 минуттан артык актив тормыш рәвеше. 

Катнашучыларны инсультлар, деменция, Паркинсон авыруы, депрессив һәм борчулы тайпылышлар никадәр еш ачыклануын белү өчен аларны 8,5 ел күзәткәннәр. Сәламәтлеккә йогынты ясый алган башка факторларны – туклану, тәмәке тарту һ.б. да исәпкә алганнар.

Ачыкланганча, санап үтелгән проблемалар актив булмаган гражданнарда ешрак барлыкка килгән, ә баш мие эшчәнлеге бозылуы иң сирәк күзәтелгәннәре - ял көннәрендә активлык белән шөгыльләнгән кешеләр. Аларда деменция куркынычы – 26 процентка, инсульт – 21 процентка, депрессия 40 процентка кимегән. Даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүчеләр актив булмаганнардан сәламәтрәк булып чыккан, әмма икенче төркемгә оттырган.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading