16+

Дәүләт Думасында төшкә кадәр генә эшләргә тәкъдим итәләр

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб хезмәт хакын киметмичә, эш атнасын кыскарту ысулын тәкъдим итә.

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб хезмәт хакын киметмичә, эш атнасын кыскарту ысулын тәкъдим итә.

Әмма сүз дүрт көнлек эш атнасына күчү турында бармый. «Без дүрт көнлек эш атнасы турында түгел, сәгатьләрне кыскарту турында сөйлибез. Мәсәлән, дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр кешеләр гадәттәгечә эшләячәк, ә җомга көнне – төшкә кадәр. Бездә мондый графикка күчү мөмкинлеге бар инде", – дип сөйләгән Бессараб «Подмосковье сегодня» интернет-басмасы корреспондентына.

Депутат фикеренчә, мондый вариант хезмәткәрләрнең продуктивлыгында чагылыш тапмаячак һәм 24 сәгатьлек эш көнен 8 сәгать буенча 3 сменага бүлү мөмкинлеген саклап калачак. Моннан тыш, парламентарий сүзләренчә, бу режим Россия эш бирүчеләрен дә канәгатьләндерәчәк. "Эш бирүчеләрнең күбесе инде хезмәткәрләрне җомга көнне төштән соң җибәрә", - дигән Бессараб.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading