16+

Дмитрий Медведев Украинаның юкка чыгачагын әйтте

Хәзерге рәвешендә Украина беркемгә дә, хәтта үз халкына да кирәкми.

Хәзерге рәвешендә Украина беркемгә дә, хәтта үз халкына да кирәкми.

Шуңа күрә киләчәктә бу дәүләт юкка чыгачак, дип белдерде Россия Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев.

«Украина ни өчен юкка чыгачак? Чөнки ул беркемгә дә кирәкми», - дип җавап бирде ул «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә.

Сәясәтче искәрткәнчә, хәзерге вакытта Украинаның Европага да, АКШка да, Африка һәм Азия илләренә дә, Россиягә дә кирәге юк. «Башында нацистлар торган Украина үз гражданнарына да кирәк түгел», - дип дәвам итте ул һәм сүзен төгәлләп: «Мондый Украина Җир шарында беркемгә дә кирәкми», - дип белдерде.

Медведев билгеләп үткәнчә, АКШ һәм Европада яшәүчеләр Киевка ярдәм күрсәтүгә канәгать булмавын берничә тапкыр белдерде инде. Әлеге илләрнең Киев Хөкүмәтенә ярдәм өчен зур акчалар бирүе аларны финанс һәм сәяси «тәмугка» китереп җиткерде, диде ул.

Чыганак - "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading