16+

«Эссе кыш» рыцарьларны җыя

30 гыйнвар көнне Ленин исемендәге Мәдәният йорты каршындагы мәйданда «Эссе кыш-2016» дип аталган рыцарьлар турниры узачак.

30 гыйнвар көнне Ленин исемендәге Мәдәният йорты каршындагы мәйданда «Эссе кыш-2016» дип аталган рыцарьлар турниры узачак.

Анда Россиянең төрле төбәкләреннән (Волгоград, Архангельск, Мәскәү һ.б.) 200ләп катнашучы ярышачак. Турнирны 6-7 яшьлек спортчылар башлап җибәрәчәк. «Битва наций-2016» дип аталган дөнья чемпионатында катнашучылар да шушында сайлап алыначак.

Турнирдан тыш тамашачылар өчен кулланма-гамәли сәнгать осталарының ярминкәсе, төрле интерактив мәйданнар, тир эшләячәк. Урта гасыр биюләре мәйданчыгы да, «Random Reel» этно төркеме концерты да үз тамашачысын табар, диләр оештыручылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading