16+

Фәрит Мөхәммәтшин: «Бу зур җаваплылык»

Җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары вәкилләрен киңәшмәгә әзерләү тәмамлана.

Җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары вәкилләрен киңәшмәгә әзерләү тәмамлана.

Татарстанда җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары вәкилләрен киңәшмәгә әзерләү эше төгәлләнә. Бүген парламентта 1-16 нчы бер мандатлы сайлау округлары буенча сайланган Дәүләт Советы депутатларының территориаль җыелышы узды. Чараны Дәүләт Советы депутаты Алексей Созинов үткәрде. Җыелышта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Парламент җитәкчесе депутатларны әле гамәлдә булган алтынчы чакырылыш республика Дәүләт Советы Президиумы исеменнән сәламләде һәм барысын да сайланулары белән котлады. "Кемгәдер беренче тапкыр, кемгәдер кабат республика хакимиятенең югары закон чыгару органында сайлаучылар мәнфәгатьләрен яклауга ышаныч белдерелде, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. 

Узган сайлау кампаниясе нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, парламент башлыгы республикада җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар узган дип танылуын һәм тулаем алганда уңышлы узуын искәртте. «Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов узган сайлау кампаниясенә югары бәя бирде, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Сайлауга килүчеләр саны 71,63% тәшкил итте. 50 бер мандатлы округ буенча 49 депутат сайландын, шул исәптән 42 бердәмроссияле, 2шәр депутат – ЛДПР һәм «Яңа кешеләр» партияләреннән, 1 кеше  – «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен» партиясеннән һәм ике кеше – үз-үзен тәкъдим итүче. Бердәм республика округы буенча «Бердәм Россия»дән 44 депутат һәм КПРФтан 6 депутат сайланды».

Фәрит Мөхәммәтшин кандидатлар белән очрашулар барышында гражданнардан килгән наказларга аерым тукталды. Парламент җитәкчесе билгеләп үткәнчә, барлык тәкъдимнәр дә киләчәктә гамәлгә ашыру өчен «юл картасы» итеп формалаштырылачак.

Җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары вәкилләренең җиденче чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышы каравына кертелә торган мәсьәләләр буенча алдан фикер алышу узачак киңәшмәсе иртәгә, 18 сентябрьдә парламентның кече залында узачак.

Җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары вәкилләре киңәшмәсе турындагы нигезләмә буенча киңәшмәгә Дәүләт Советы депутатлары вәкилләрен сайлау өчен территориаль җыелышлар һәм партия исемлекләре буенча сайланган депутатлар җыелышлары үткәрелә.

Җиденче чакырылыш парламентта тәкъдим ителгән «Бердәм Россия» һәм КПРФ партияләре үз вәкилләрен сайлады инде. Сәяси партияләрдән сайланган депутатлар вәкилләре 10 һәм 14 сентябрьдә КПРФ һәм «Бердәм Россия» партиясеннән депутатлар җыелышында билгеләнде.

Ике көн дәвамында, 16 һәм 17 сентябрьдә, республикада бер мандатлы округлар буенча сайланган депутатларның территориаль җыелышлары узды. Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы Президиумы әгъзалары бер мандатлы депутатларның җыелышларын әзерләүдә һәм уздыруда актив катнаштылар. Аерым алганда, кичә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Чаллыда, Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин Әлмәттә депутатлар җыелышында катнаштылар, ә бүген территориаль киңәшмәләр Лаешта (Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашында), Яшел Үзәндә (Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашында), Түбән Камада (Дәүләт Советы депутаты Елена Кузьмичева катнашында) һәм Казанда (Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында) узды.

Утырышта катнашучылар депутатлар вәкилләрен киңәшмә эшендә катнашу өчен депутатлар вәкилләрен сайлау мәсьәләсен карадылар. Вәкиллек нормасы нигезендә, киңәшмәгә парламентның өч депутатыннан бер вәкил сайлана. Шулай итеп, 1-16 нчы бер мандатлы сайлау округлары буенча сайланган Дәүләт Советы депутатлары вәкилләре киңәшмәсенә вәкилләр итеп Артур Габделҗанов, Рушан Минһаҗев, Рима Мөхәммәдшина, Алексей Созинов, Руслан Йосыповны сайларга тәкъдим ителде. 

Киңәшмәне уздыру өчен депутатлар вәкилләрен сайлау процессы төгәлләнде. Иртәгә парламентта узачак киңәшмәгә сәяси партияләр һәм территорияләр (бер мандатлы округлар) вәкилләре булган 33 депутат җыелачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading