16+

Февральдән балалар өчен түләнә торган пособиеләрнең күләме артты

Россия социаль иминияте фондының Татарстан бүлеге матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, 1 февральдән балалар өчен түләнә торган пособиеләрнең күләме артты.

Россия социаль иминияте фондының Татарстан бүлеге матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, 1 февральдән балалар өчен түләнә торган пособиеләрнең күләме артты.

Хатын-кызлар консультациясенә ир­тә (көмәне 12 атнага кадәр) исәпкә басучыларга бирелә торган пособие 581,73 сум булды.
Бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие хәзер 15 512,65 сумны тәшкил итә.

Яшь ярымга кадәр беренче баланы караган өчен - 2 908,62 сум, икенче һәм аннан соңгы баланы караган өчен
5 817, 24 сум түләнә.

Яшь ярымга кадәр ай саен түләнә торган пособие электәге кебек уртача хезмәт хакының 40 процентыннан чыгып исәпләнә, максималь пособиенең күләме 21 554,82 сумнан артмаска тиеш.
Эшләүче аналарга бирелә торган декрет акчасын исәпләүдә шулай ук үзгәрешләр юк. Ул гадәттәгечә, бала тапканда өзлегүләр булмаса, 140 көн ял исәбеннән, уртача хезмәт хакының 100 проценты күләмендә түләнә. Хезмәт хакына бәйле рәвештә, бу сумма һәр кешенең төрле булырга мөмкин. 1 февральдән исә йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь күләме артты. Ул хәзер 248 164 сумнан артмаска тиеш.

Сүз уңаеннан, ана капиталын түләү буенча да үзгәрешләр булмагае. Илдәге тотрыксыз вазгыять, кешеләрнең керемнәре җитәрлек булмау аркасында, ана капиталын ел дәвамында һәр ай саен бүлеп түләргә кирәк дигән фикерне Россиянең Премьер-министры Дмитрий Медведев тә хуплаган. Дөрес, кемнәргә, нинди күләмдә түләнәчәге турында әлегә бер сүз дә юк.

Ана капиталы 2018 елга кадәр озайтылды. Узган елның май аеннан ана капиталының 20 меңен акчалата алырга була. 2007 елдан бирле эшләп килгән әлеге программа нигезендә, торак шартларын яхшыртырга, балага белем бирергә, акчаны ананың пенсиясе өлешенә кушарга, инвалид баланың фатирын җиһазлау өчен кулланырга була. 2016 елда ана капиталы 475 мең сумны тәшкил итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading