16+

Фәрит Мөхәммәтшин: "Тавыш бирү – кешеләрнең хокукы"

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанның 116 нчы лицеенда урнашкан 43нче сайлау участогында тормыш иптәше Луиза ханым белән Татарстан Президенты һәм республиканың муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауда катнашты.

 Фәрит Мөхәммәтшин: "Тавыш бирү – кешеләрнең хокукы"

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанның 116 нчы лицеенда урнашкан 43нче сайлау участогында тормыш иптәше Луиза ханым белән Татарстан Президенты һәм республиканың муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауда катнашты.

- Кәеф яхшы, һава торышы да Татарстандагы бүгенге мохиткә туры килә. Бүген барлык сайлау участоклары да вакытында ачылды дип беләм. Кешеләр килә, тавышларын бирә. Мин республика парламенты карарының дөреслеген расларга телим: 15 ел элек без федераль закон буенча Конституциянең 91нче маддәсен гамәлдән чыгармадык, бары маддәнең әлеге нормасын гына туктатып тордык. Менә хәзер ул яңадан гамәлгә керде. Президент, үз территорияләре депутатлары өчен тавыш бирү - кешеләрнең хокукы. Минемчә, без ул чакта дөрес карар чыгардык. Бу сайлаулар белән без республиканың алдагы үсешен бәйлибез. Бүген Татарстан тормышының барлык өлкәләре һәм юнәлешләрендә булган адымнар барлык дәрәҗә муниципаль берәмлек депутатлары, безнең муниципалитетлар советларының рәисләре тарафыннан хупланырга тиеш. Булган идеяләр, яхшы эшләрне сайланган Президент алга таба да дәвам итәчәк", - диде журналистларга Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан парламенты спикеры әйтүенчә, сайлау алды кампаниясе барышында үткән күп очрашуларда ул шәхсән үзе дә катнашкан, республиканың 17 районында булган. Әлеге очрашуларда кешеләр үз фикерләрен җиткергән, Татарстанда тыныч булсын, республика киләчәктә үсеш кичерсен иде дип теләгән. Республика халкы моңа ышана һәм шуңа да сайлауларга да бараРеспубликада муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына барлыгы 9039 кандидат теркәлгән. Кандидатлар 9 партияне һәм бер иҗтимагый хәрәкәтне тәкъдим итә.

Иң зур кандидатлар составы "Бердәм Россия" партиясендә - 6251 кеше, иң азы "Яблоко" Россия берләшкән демократик партиясеннән - бары бер кандидат.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading