16+

Гадәти булмаган белдерү: Казанның мәктәп укучысы күршеләреннән ярдәм сорый

Җиңү Проспекты урамы, 210нчы йорт подъездында гадәти булмаган белдерү элгәннәр.

Гадәти булмаган белдерү: Казанның мәктәп укучысы күршеләреннән ярдәм сорый

Җиңү Проспекты урамы, 210нчы йорт подъездында гадәти булмаган белдерү элгәннәр.

Альбом битенең читләрен карандаш белән каймалап буяп, анда пөхтә генә русча болай дип язылган: "Исәнмесез, минем исемем Гайнел, мин сезнең күршегез. Безнең мәктәптә макулатура җыялар, әгәр сезгә газеталар кирәк булмаса, зинһар әлеге тартмага салыгыз әле! Рәхмәт!" Белдерү астына идәнгә тартма да куелган.



Әлбәттә, мондый гозергә битараф булмаучылар табылган. Тартма тулып тора, аны Гайнел бушатып тора. Моның файдасы биредә яшәүчеләргә дә булган, бердән, подъезд кирәксез аунап йөрүче кәгазьләрдән арынса, икенчедән, Гайнелнең макулатура җыю планы да үтәлә бит.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading