16+

«Гаилә ипотекасы» буенча лимитның күләме билгеле булды

Финанс министрлыгы Россия Президенты сүзләреннән соң «гаилә ипотекасы» буенча лимитның күләмен атады.

Финанс министрлыгы Россия Президенты сүзләреннән соң «гаилә ипотекасы» буенча лимитның күләмен атады.

Финанс министрлыгы "гаилә ипотекасы" буенча лимитларны арттырды.

Россия Финанс министрлыгы «гаилә ипотекасы» буенча банклар лимитларын 6,25 трлн сумнан 8,65 трлн сумга кадәр күтәрде, дип хәбәр иттеләр финанс ведомствосы матбугат хезмәтендә.

Лимитны арттыру ипотека бирүче кредиторларның акчалары бетү белән бәйле вәзгыятьне булдырмаска мөмкинлек бирәчәк. Хәзер россиялеләр теләсә кайсы вакытта ташламалы ипотека сорап банкка мөрәҗәгать итә ала, дип хәбәр итә Россия Финанс Министрлыгы.

Узган атнада Россия Президенты Владимир Путин Министрлар Кабинетыннан кешеләргә ташламалы ипотека шартлары турында, шул исәптән гамәлдәге лимитлар өлешендә, гадел мәгълүмат бирүне таләп итте. Россия лидеры россиялеләрне лимитлар булу турында кисәтмәүләренә ачуын белдерде, шуның аркасында аңлашылмаучанлык барлыкка килә.

Шул ук көнне Россия Финанс министры Антон Силуанов 2025 елда гаилә ипотекасы белән бернинди проблемалар да булмаячак, дип вәгъдә итте. Министр билгеләп үткәнчә, гаилә ипотекасы буенча лимитлар белән проблемалар шул исәптән Россия Банкының төп ставкасы күтәрелү аркасында барлыкка килгән. Аның сүзләренчә, «өстәмә шактый ресурс»кирәк булган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading