16+

Фәрит Мөхәммәтшин яшь гражданнарга паспортлар тапшырды

Бүген Дәүләт Советында яшь гражданнарга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырдылар.

Фәрит Мөхәммәтшин яшь гражданнарга паспортлар тапшырды

Бүген Дәүләт Советында яшь гражданнарга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырдылар.

«Мин – Россия гражданы» тантанасы, гадәттәгечә,  Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган иде. Мәктәп укучыларына гражданинның төп документын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

Тантанага республиканың төрле муниципаль районнарыннан 22 укучы чакырылган иде. Алар арасында – олимпиадаларда һәм иҗади конкурсларда, спорт ярышларында җиңүчеләр, уку алдынгылары, мәктәпнең иҗтимагый тормышында актив катнашучылар.

Тантананы ачып, Фәрит Мөхәммәтшин барлык депутатлар корпусы исеменнән укучыларны тормышларындагы мөһим вакыйга белән котлады. «Россия Конституциясе көнендә алдынгы мәктәп укучыларын парламентка чакырып паспорт тапшыру күркәм традициягә әверелде, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Паспорт – гражданның төп документы, ә Конституция – аның гражданнары яши торган дәүләтнең төп документы. Илнең Төп законы без үтәргә тиешле иң мөһим хокукларны һәм бурычларны билгели".

Фәрит Мөхәммәтшин республиканың социаль-икътисадый казанышларына аерым тукталып узды, Татарстанның күп тармаклы  икътисады, гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән илкүләм проектлар һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде. 

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Татарстанда тиешле белем алу һәм карьера үсеше өчен барлык шартлар да тудырылган. "Шуны әйтәсем килә, сезнең әйбәт уку, шәхси үсеш, белемнәрегезне һәм талантларыгызны нәкъ менә монда, туган республикада куллану өчен барлык мөмкинлекләрегез бар. Бары тик үз юлыңны сайларга гына кирәк, – дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе, – Татарстанның һәм Россиянең киләчәге күбесенчә сезнең хокукый белемегезгә, гражданлык позициясенә һәм активлыгыгызга бәйле булачак».

Дәүләт Советы Рәисе ата-аналарга һәм педагогларга балаларны тәрбияләгәннәре, укытканнары һәм үстергәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Тантана ахырында укучылар исеменнән Казан шәһәренең «Адымнар» полилингваль мәктәбе укучысы Таңсылу Хәйруллина чыгыш ясады. «Без илебез гражданнары булуыбыз белән горурланабыз, Дәүләт Советына килеп паспорт алу безнең өчен бик шатлыклы һәм җаваплы вакыйга»,  – диде ул.

Паспортлар тапшыру тантанасында мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча миграция мәсьәләләре идарәсе башлыгы Марат Галиев, Дәүләт Советы депутатлары, ата-аналар һәм педагоглар катнашты. 

Паспорт белән бергә яшь гражданнар Россия Федерациясе Конституциясе текстын һәм истәлекле бүләкләр алдылар. Укучылар парламент үзәге буйлап экскурсияләрдә булдылар, Дәүләт Советының утырышлар залында, рәсми делегацияләрне кабул итү залында, Татарстан парламентаризмы тарихы музеенда, матбугат үзәгендә һәм китапханәдә булдылар.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading