Бу тарихның җебен табу максаты белән инде елдан артык эзләнәбез. Тик очына чыга алмыйбыз.
Ул чактагы дүрт кызның икесе инде вафат. Арча шәһәрендә гомер итүче Гүзәлия апа Шәрифуллинаның (кыз чактагы фамилиясе Фәхретдинова) бик тә үзләрен төн кундырып чыгарган гаиләне табасы, инде үзе кебек әби-бабай булган бу гаилә балаларына әти-әниләренең игелеге өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Ул чактагы 6 яшьлек Гүзәлия без урман аша адашып Балтач районы Бөрбаш авылына чыктык, андагы бер гаилә безне үз канаты астына сыендырды, ди. Бөтен авыл буйлап эзләсәк тә, бу вакыйганы хәтерләүче кешене таба алмадык.
Соңгы өмет “Шәһри Казан” газетаны укучыларда. Урман буенда урнашкан, Саба, Кукмара, Арча, Балтач районнары кисешкән авылларда яшәүчеләр арасында бәлки шушы вакыйганы хәтерләүчеләр бардыр.
Моннан 60 ел элек
1965 ел. Урман эчендә урнашкан Арча районының Красный Восток, халык телендәге Егерме алты авылында яшәүче дүрт кыз урманга чәчәк җыярга кереп китә. Бу вакытта гаиләдә биш малай арасында бердәнбер кыз булып үсүче күрше кызы Флерага – 11, Гүзәлиянең Раушания апасына - 10, Әлфия апасына – 8, ә Гүзәлиягә алты яшь була. Берсеннән-берсе матур чәчәкләргә алданып, урманның эченә үк кереп киткәннәрен сизми дә кала кызлар. Кире борылып кайтмакчы булалар, чыгу юлын тапмыйлар. Очраган матур чәчәкләрне җыя-җыя, уңга да, сулга да барып карыйлар, юк, таныш җирләр генә очрамый. Чәчәкләре кулга сыймый башлагач, ташлап калдыралар. Шулай йөри торгач, эңгер-меңгер төшә. Араларындагы иң кечкенә кыз Гүзәлия иң алдан бара. Киселгән агач биләмәләре кызга авыл булып күренә. Ул әйткән якка баралар, ачыклыкка, болынлыкка (аланлыкка) килеп чыгалар. Яңа киселгән агач төпләре кызга йорт түбәсе булып күренә. Тагын китәләр...
Бу кайсы авыл икән?
Бер авылга килеп чыгалар. Беренче йортка кермәкче булалар, бозау кадәр эт каршыларына йөгереп килгәч, куркып капканы ябып, икенче йортка китәләр. Алар ишекне ачмый. Капкасыз, яңа салынган дүрт почмаклы, бер яклы агач йортка керәләр. Бу вакытта йорт хуҗабикәсенең өй ялдында кер элеп йөргән вакыты була. Ханым тавышка ишекне ача. Юешләнеп беткән балаларны күреп аптырап кала. Кызлар бер-берсен бүлдерә-бүлдерә үзләренең Егерме алты авылыннан булуларын, урманда адашып бирегә килеп чыгуларын сөйлиләр...
Ә Егерме алты авылы халкы төн буе югалган дүрт кызны эзли. Якындагы Ключище, Поник (Арча районы авыллары), Нормабаш авыллары халкы да аларга кушыла. Урман буйлап кычкырып, чыбыркылар шартлатып, быргылар кычкыртып, чиләк, кәстрүл төпләре кагып эзлиләр, суга төшкәндәй кызлар юк, өзеп ташлаган чәчәк букетлары гына табыла. Кызларны эзләгән вакытта Фәхретдиновларның сигез кыз арасындагы 1951 елда туган бердәнбер малайлары да аздан гына урман уртасында адашмый...
Безне алып кайттылар
Телефоннан хәбәр килеп ирешкәч, Флераның әтисе Хәкимҗан абый, өч кызның әтисе Бәдретдин абый, авылдашлары Дишат апа чылбырлы трактор белән кызлар табылган авылга килеп җитәләр. Бу вакытта кызларның аларны көтеп капка төбендә торган вакытлары була...
Дүрт кызны кабинага утыртып, авылларына алып кайтып китәләр. Кечкенә генә кабинага ничек биш кеше сыйдык икән, дип аптырый Гүзәлия ханым. Әтиләре белән Дишат апа чанага утыра. Кайтканда, кабина төбендәге тишекләрдән кергән пычрак чәчрәп, пычранып бетәләр. Ә Флераның әтисе Хәким абый, кызларга карап, кет-кет көлеп кайта. Ә үзенең күзләреннән чишмә булып яшь ага, яшь тамчылары тып-тып киеменә тама. Ир кеше дә елый микәнни дип уйлый шул вакытта кечкенә кыз Гүзәлия. “Хәзер мин аның ник елаганын яхшы аңлыйм, безнең исән булуыбызга куанып елавы булган аның”, - ди Гүзәлия ханым.
Кайтып керсәләр, бөтен авыл алар йортына җыелган. Ишегалды, өй тулы кеше. Әниләре Мәйсүфә урын өстендә, башын да күтәрә алмый. Бер мизгел эчендә өч кызың юккка чыксын әле...
– Безнең югалып табылуыбыз турында район газетасында да язып чыкканнар. Әни, бичара, әлеге язманы үзе үлгәнче саклады. Шушы хәлләр искә төшкәч, газетаны да эзләп карадык. Арча район газетасының архивыннан да таба алмадык. Бәлки ул башка район газетасы булгандыр? Безнең төн уртасында авылга килеп чыгуыбызны Бөрбаш халкы белми дә калган булырга мөмкин? Чөнки ул елларда Бөрбашта юлаучылар бик күп булып, төн кундырып чыгару авыл өчен гадәти хәл булган. Егерме алты белән Бөрбаш арасы урманның туры делянкасы аша 11 чакрым иде, диләр. Төн уртасында дүрт кызның килеп чыгуын кайсы да булса бер авылда кем дә булса бер кеше хәтерендә калгандыр, – дип өметләнә Гүзәлия ханым.
Язманың тулы варианты "Шәһри Казан" газетасының 20 декабрь санында
Комментарийлар