16+

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга штраф күләмен арттырдылар

Дәүләт Думасы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны арттыру турында төзәтмәләрне кабул итте.

Дәүләт Думасы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны арттыру турында төзәтмәләрне кабул итте.

Дәүләт Думасы тизлекне арттырган өчен штрафларны 50 процентка арттыруны хуплады.

Дәүләт Думасы пленар утырыш барышында 2025 елның 1 гыйнварыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен, шул исәптән рөхсәт ителгән тизлекне арттырган өчен штрафларны арттыру турында төзәтмәләр кабул итте. Бу хакта РИА Новости яза.

Төзәтмәләр түбәндәгечә:

тизлекне арттырган өчен — 500 сумнан 750 сумга кадәр,

каршы як полосага чыккан өчен — 5 мең сумнан 7,5 мең сумга кадәр,

иминлек каешын куллану кагыйдәләрен бозган өчен — 1 мең сумнан 1,5 мең сумга кадәр,

транспорт чарасын исерек хәлдә йөрткән, медицина тикшерүеннән баш тарткан өчен — 30 мең сумнан 45 мең сумга кадәр,

юл билгеләре таләпләрен үтәмәү-500 сумнан 750 сумга кадәр.

Шулай ук, төзәтмәләр нигезендә, карар чыгарылган көннән алып 30 көн эчендә штрафларны түләүгә ташлама 25 процент тәшкил итәчәк. Хәзерге вакытта ташлама 50 процент тәшкил итә, аннан 20 көн дәвамында файдаланырга мөмкин.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны арттырудан тыш, хакимият алардан кергән керемне яңадан бүләргә тели. Хәзер барлык түләүләр төбәк бюджетына күчерелә.

Хәзер исә 25 процент федераль бюджетка күчәчәк. Узган ел Россия субъектлары бюджетына мондый штрафлар аркасында 119,2 млрд сум акча кергән, иң күп керем Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Санкт-Петербургта тәшкил иткән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading