16+

Газ җиһазларын тикшерүгә бармак аша карамаска!

Татарстанда күпфатирлы йортларда газ җиһазларын тикшерү февраль урталарына кадәр дәвам итәчәк.

Татарстанда күпфатирлы йортларда газ җиһазларын тикшерү февраль урталарына кадәр дәвам итәчәк.

Тикшерүләр Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча үткәрелә. Хөкүмәт йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте, дип яза "Татар-информ".

– Исемлектә беренче чиратта тикшерелергә тиешле йортлар бар. Әмма ул барлык йортларда да узарга тиеш. Эшләр февраль урталарында тәмамланыр дип көтелә, – диде Лилия Галимова.
Тикшерүчеләр коммуналь фатирлар, газ җиһазлары урнаштырылган тулай торак кухняларына аерым игътибар бирәчәк. Шулай ук вентиляция каналлары һәм газ җиһазлары, төтен «йоту» системалары да күз уңыннан калмаячак.

Тикшерүләр янгынга каршы хезмәт, торак инспекциясе, «Газпром Трансгаз» бүлеге һәм җирле үзидарә органнарының профиль бүлекчәләре вәкилләре катнашында үткәрелә.
Лилия Галимова искәрткәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күпфатирлы йортларда газ җиһазларын тикшерүгә бармак аша карамаска йөкләмә биргән. Торак хезмәтләреннән тыш, тикшерүдә Татарстан прокуратурасы да катнаша. Тикшерү барышына муниципаль район башлыклары җаваплы.
Исегезгә төшеррәбез: илдә газ җиһазларын тикшерү Магнитогорскидагы фаҗига һәм Шахты шәһәрендәге күпфатирлы йортта газ шартлаганнан соң башланды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading