16+

Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә дәгъва кылучылардан эшләр кабул ителә башлады

Халык арасында танылган, ил һәм милли мәдәният үсешенә зур өлеш керткән әдәбият-сәнгать әсәрләре, сәнгать һәм әдәбият белеме өлкәсендә фәнни тикшеренүләр карала, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.

Татарстан Президенты карамагындагы комиссия 2016 елда Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы дәүләт премиясенә дәгъва кылучылардан эшләр кабул итә башлады.

Премия алуга эшләрне 2016 елның 15 февраленә министрлык һәм ведомстволар, дәүләт, иҗтимагый һәм иҗади оешмалар, фәнни берләшмәләр, мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре, югары уку йортлары тәкъдим итә ала.

Документларны тапшыру турында сораулар белән Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 адресы буенча Татарстан Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать итәргә була. Элемтә өчен телефоннар: (843) 264-74-44, 264-75-14, 264-75-08.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading