16+

«Халык контроле»нә юлланган мөрәҗәгатьләрнең 69 проценты чишелеш тапкан

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләре порталындагы «Халык контроле» адресына узган ел казанлылардан 14 мең 62 мөрәҗәгать кергән, шуларның 69 проценты чишелеш тапкан.

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләре порталындагы «Халык контроле» адресына узган ел казанлылардан 14 мең 62 мөрәҗәгать кергән, шуларның 69 проценты чишелеш тапкан.

- Казаннан мөрәҗәгать­ләр күбрәк керә, шуңа да карамастан, хәл ителгән мәсьәләләр буенча башкала - беренче, Чаллы - икенче, Әлмәт муниципаль районы - өченче, - дип мәгълүмат бирде шәһәр башкарма комитетының контроль һәм коррупциягә каршы эшчәнлек идарәсе җитәкчесе Елена Тощева «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.

Элегрәк мөрәҗәгатьләрнең күбесе җәмәгать транспортына кагылган булса, хәзер күпчелекне тышкы төзекләндерү, спорт корылмалары эше, хуҗасыз этләр мәсьәләләре күтәрелә икән.
Узган елгы мөрәҗәгатьләрнең 36,8 проценты - тышкы төзекләндерүгә, 13,7 проценты - юл хәрәкәтен оештыруга, 10,2 проценты җәмәгать транспортына карый. Казанлылар «Крылья Советов» паркының, Гадел Кутуй һәм Беломорская урамнары юлларының төзекләндерелгәнлегенә рәхмәт сүзләре белдереп тә язганнар. Хәзер Батурин урамында еш кына бөке хасил булуга канәгатьсезлек белдерелә.

- «Халык контроле» адресына куелган мөрәҗәгатьләр ун эш көне эчендә тикшерелеп, хәл ителә. Ашыгыч хәл ителергә тиешле мәсьәләләргә беренче чиратта игътибар бирелә. Ләкин кайбер мәсьәләләрне тиз генә хәл итеп булмый. Әйтик, бистәләрдә урамнарны яктырту, ул зур чыгымнар белән бәйле, - ди Елена Тощева. - Хәбәрләрдә казанлыларның бер-берсенә яла ягу мисаллары юк.
Мэр Илсур Метшин, казанлыларның мөрәҗәгатьләренә игътибарлы булырга чакырып: «Бер кеше мөрәҗәгать итә икән, ул подъезд, ишегалды мәсьәләсен күтәрә, ягъни башкаларның да фикерен җиткерә. Мөрәҗәгатьләргә кәгазь итеп кенә карамаска, аларның һәркайсысы артында кеше тора», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading