16+

Игътибар су саклау зоналарына юнәлтеләчәк

Парклар һәм скверлар елы кысаларында, Казанда һәм республика районнарында 700 төп агач, 6,6 меңләп куак утыртылган, 35 чакрымлык велосипед юллары барлыкка килгән, 1 меңләп яңа эскәмия, 1,5 мең урам фонаре урнаштырылган. Барысы 140 яңа объект булдырылган. Шуларның 75е яңа төзелеш объектлары булса, 65е - капиталь төзекләндерү объектлары. Татарстан Хөкүмәте йортында...

Парклар һәм скверлар елы кысаларында, Казанда һәм республика районнарында 700 төп агач, 6,6 меңләп куак утыртылган, 35 чакрымлык велосипед юллары барлыкка килгән, 1 меңләп яңа эскәмия, 1,5 мең урам фонаре урнаштырылган. Барысы 140 яңа объект булдырылган. Шуларның 75е яңа төзелеш объектлары булса, 65е - капиталь төзекләндерү объектлары. Татарстан Хөкүмәте йортында...

Парклар һәм скверлар елы кысаларында, Казанда һәм республика районнарында 700 төп агач, 6,6 меңләп куак утыртылган, 35 чакрымлык велосипед юллары барлыкка килгән, 1 меңләп яңа эскәмия, 1,5 мең урам фонаре урнаштырылган. Барысы 140 яңа объект булдырылган. Шуларның 75е яңа төзелеш объектлары булса, 65е - капиталь төзекләндерү объектлары.

Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан Президентының парклар һәм скверлар мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Наталия Фишман хәбәр иткәнчә, әлеге максатларда республика бюджетыннан 1 млрд сум акча бүлеп бирелгән булган, тагын 600 млн сум хәйриячеләрдән, инвесторлардан җәлеп ителгән. Җыелган акчаларга башкалада һәм районнарда бик зур эшләр башкарылган.
- Татарстанның Түбән Кама, Мөслим, Әлмәт, Саба, Лениногорск, Яшел Үзән, Актаныш, Зәй һәм Бөгелмә районнары - иң уңышлы эшләгәннәр исемлегендә.

Түбән Кама инфраструктурасындагы матур үзгәрешләр Тукай исемендәге уку һәм ял паркында булды. Саба районында экстремаль спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен иң зур парк мәйданы, эстрим-парк барлыкка килде, Лениногорск районында су янында җәяүлеләр йөри торган территорияләр комлекслы рәвештә үстерелде, - диде Наталия Фишман.

Парклар һәм скверлар елы программасы киләсе елда да дәвам иттереләчәк. Бу максатларга 1 млрд сум күләмендә акча бүлеп бирелгән инде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Наталия Фишман командасы 2016 елда Татарстанда Су саклау зоналары елы программасы чараларын тормышка ашыру белән дә шөгыльләнәчәк. Бу максатларга республика бюджетыннан шулай ук 1 млрд сум акча бүлеп бирелгән.

Моннан тыш, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән күңел ачу, ял объектлары проектларын эшләүдә актив катнашучы архитекторлар командасы, республика районнарына барып, парклар һәм скверлар программасын гамәлгә ашырачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading