16+

Илкүләм проект ярдәмендә Татарстанда Мәләкәс һәм Нокса елгалары чистартылачак

Татарстанда Мәләкәс һәм Нокса елгаларының экологик системасын торгызу эшләрен яңа «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында башкарырга планлаштырыла.

Татарстанда Мәләкәс һәм Нокса елгаларының экологик системасын торгызу эшләрен яңа «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында башкарырга планлаштырыла.

Әлеге яңа илкүләм проект 2024 елда «Экология» илкүләм проекты төгәлләнгәннән соң старт алачак.

Россия Президенты Владимир Путин карары белән «Экологик иминлек» илкүләм проекты 2025-2030 елларда гамәлдә ашырылыр дип көтелә. Ул алты федераль проектны колачлый, шул исәптән «Россия сулары» проектын, ә ул моңа кадәр булган «Иделне сәламәтләндерү» һәм «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектларындагы юнәлешләрне берләштерәчәк.

Проектның паспортына караганда, финанслауның гомуми күләме 210,15 миллиард сумны тәшкил итә. «Россия сулары» проектының максаты – су объектларының экологик хәлен яхшырту, шул исәптән аларга коя торган чистартылмаган агынты суларның күләмен киметү.

«Россия сулары» проекты кысаларында Татарстанда түбәндәге елгаларны чистарту эшләре башкарылачак: Чаллы шәһәрендә Мәләкәс елгасы (2025-2026 елларда 320,7 миллион сум юнәлтеләчәк: 2025 елда – 168,9 миллион сум, 2026 елда – 151,7 миллион сум); Казан шәһәрендәге кушылдыклары белән Нокса елгасы (2028-2030 елларда 718,9 миллион сум юнәлтеләчәк: 2028 елда – 210 миллион сум, 2029 елда – 250 миллион сум, 2030 елда – 258,9 миллион сум).

Болардан тыш, Татарстан яңа проектка кертергә тәкъдим итеп, тагын берничә чарадан торучы исемлек әзерләп җибәргән.

Аларның бер өлеше чистарту корылмалары төзү-төзекләндерү һәм яңгыр сулары канализацияләре төзүгә кагыла. Бу уңайдан 17 объектта барлыгы 18,3 миллиард сумга бәяләнә торган эшләр башкару күздә тотыла. Алар: чистарту корылмалары төзү-төзекләндерү – Минзәлә, Буа, Кукмара һәм Лаеш шәһәрләре, Кама Аланы, Кама Тамагы һәм Урыссу шәһәр тибындагы бистәләре, Актаныш һәм Мөслим (2нче чираты) авылларында; яңгыр сулары канализацияләре төзү – Казан (Гаврилов һәм Әмирхан урамнары буенча 2 проект) һәм Чаллыда (Муса Җәлил проспектында).

Шулай ук «Су каналы» муниципаль унитар предприятиесенең Идел суалгычында су чистарту җиһазлары эшеннән кала торган агынты суларны чистарту проектын тормышка ашырырга тәкъдим ителә.

Татарстанда су объектларын экологик яктан савыктыру юнәлешендә башкарырга кирәкле беренче чираттагы эшләр исә 4,4 миллиард сумлык чыгымнар таләп иткән 29 чараны үз эченә ала. Алардан иң эре объектлар – Чаллы шәһәрендәге Мәләкәс елгасы (3,1 километр), Казандагы Нокса елгасы (27,9 километр), Лаеш районы Тарлаш авылы янындагы Архиерей күле (10,6 километр), Түбән Кама районындагы Каракүл (Сүбәләк) тугайлы күле (3,5 километр).

Мәләкәс һәм Нокса елгалары участокларын чистарту проектлары турында кыскача белешмә:

Мәләкәс елгасының Чаллы чикләрендәге озынлыгы 7,5 километрны тәшкил итә, шуның шәһәр үзәгендәге 4,6 километрын чистартырга һәм төзекләндерергә планлаштырыла. Әлеге урын ике участокка бүленгән: бер өлеше – Түбән Кама сусаклагычының терәк зонасында (1,5 километр), икенчесе терәк зонасыннан соң (3,1 километр) урнашкан.

Беренче участоктагы эшләрне 2022 елда федераль бюджет исәбенә «Центррегионводхоз» федераль дәүләт су хуҗалыгы бюджет учреждениесенең филиалы булган «Средволгаводхоз» компаниясе башкара. 2021 елда Чаллы шәһәрендә Түбән Кама сусаклагычының 1,5 километр озынлыктагы участогын (Мәләкәс елгасы тамагы янындагы өлеше) чистарту буенча проект-смета документациясе төзелә. Һәм дәүләт заказы кысаларында «Средволгаводхоз» көче белән 2022 елда ул участокта чистарту эшләре тулысынча үтәлә. Ә 3,1 километр озынлыктагы икенче участокта башкарылырга тиешле эшләрнең проект-смета документациясе дә 2021 елда төзеп куелган.

Нокса елгасына килгәндә, бүгенге көндә Татарстанда «Нокса елгасын савыктыру» проекты әзерләнә. 2022 елда белгечләр Ноксаның Казан чикләрендәге су саклау зонасы территорияләрен (21,4 километр) тикшереп чыга. Нәтиҗәдә 25 урында экологиягә зыян килү фактлары ачыклана (су саклау зонасында чүплекләр, ауган агачлар, яр буена үтеп керү юлларының чикләнүе һ.б.). Казанның Башкарма комитеты Казан чигендә Нокса елгасы һәм аның кушылдыкларын (барлыгы 27,9 километр) чистарту эшләрен үткәрүгә проект-смета документациясе төзи һәм ул 2023 елның маенда дәүләт экспертизасын узып, уңай бәяләмә ала. Шул ук елны Су ресурслары федераль агентлыгы бу эшләрне бюджеттан финанслау өчен гариза юллый.

Мәгълүм булганча, Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Алар илнең стратегик үсешенең «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек уннан артык юнәлешен колачлый. 2024 елның 29 февралендә дәүләт башлыгы Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясаганда яңа – «Кадрлар», «Россия яшьләре», «Озын һәм актив тормыш», «Гаилә» һәм «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проектлары башланачагын игълан итте.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading