16+

Миңа да “кияүгә чыгарга, очрашырга” тәкъдим итеп язучылар бар. Макска да бик күп язалар...

Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова гаиләсенә ятлар керергә тырышкан. Бу хакта ул социаль челтәрдә сәхифәсендә язып чыкты.

Миңа да “кияүгә чыгарга, очрашырга” тәкъдим итеп язучылар бар. Макска да бик күп язалар...

Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова гаиләсенә ятлар керергә тырышкан. Бу хакта ул социаль челтәрдә сәхифәсендә язып чыкты.

– Шушы көннәрдә миңа Максым смс күрсәтте. Анда бер хатын аңа мөнәсәбәтләр тәкъдим итә, иремне бик ошаткан икән. Бу хатынның минем структурада («челтерле» бизнес турында сүз бара) менеджер булуы шаккатырды. Ул мине белә, минем белән аралаша бит. Ул бик тыйнак кеше кебек тоела, аның турында алай уйлап булмый. 
Максның гаиләсе, балалары булуы турында яза. Әмма аңа Макс ошый. Көчле аргумент шул. Мондый кешеләр нәрсә уйлап шундый юлга бара икән? Бәхетле буласылары киләме? Көнләшүме? Көнчелекме? Бозыклыкмы? Нәрсә бу?
Без ирем белән бер-беребезгә ышанабыз. Серләребез юк, телефонда, социаль челтәрдә дә парольләр юк.
Әгәр ир-ат җавап бирсә... Алай да булырга мөмкин бит, моннан беркем дә «сакланмаган». Шулай ук без дә. Бу хәл күпләр өчен катастрофа булачак. Уздык, беләбез. 15 ел узды, әле дә, искә төшкәндә, «каз тәннәре» чыга. Бар кеше дә зыян күрәчәк: ир, аның хатыны, балалар, ата-аналар – бер азгын аркасында күпме кешегә авырлык килә.
Бу турыда язаргамы, юкмы, дип озак уйладым. Язарга булдым. Әгәр сез өйләнгән һәм кияүгә чыккан кешегә күз салгангансыз икән, миллион тапкыр уйлагыз. Зина кылучылар тәмугта яначак. Кисәтеп куям, киләсе юлы постны фото һәм паспорт мәгълүматлары белән куям. Мин моны булдыра алам. Тәмугтан ким булмаячак, минем белән бәйләнешкә керергә киңәш итмим», – дип язган Зәмирә.

“Шәһри Казан” Зәмирә Рәҗәпова белән хәбәргә чыгып, сүзләргә ачыклык кертергә теләде. 

– Хәзер арагызга керергә теләгән хатын-кыз белән аралашасызмы?
– Без элек тә аралашмый идек. Минем структурада (челтәрле бизнес) 5 меңнән артык кеше. Яңа кешеләр тулысынча миңа килми бит. Командамда булган кешеләрнең командасына киләләр. Уртак чараларда исәнләшеп, фотога төшкәне бар. Әмма аның белән якыннан аралашабыз дип әйтмәс идем. Без бу хәлләрдән соң, бер чарада очраштык. Ул тагын яныма килеп исәнләшеп, фотога төшеп китте. Ә мин ул вакытта иремә язганы турында белә идем инде. 

– Бу хәл турында җәмәгатьчелеккә сөйләү дә җиңел булмагандыр?
– Илгизә, миңа аны сөйләргә ник кыен булсын соң? Бу тормышта була торган гадәти хәл. Миңа да “кияүгә чыгарга, очрашырга” тәкъдим итеп язучылар бар. Макска да бик күп язалар. Бу беренче очрак кына түгел. Мин бу постны үзебезнең структурада белгән кешенең шулай эшләгәнгә генә яздым. Безнең гаиләне белгән кеше бит ул. Үземне жәлләтергә дә, киңәш сорарга да теләмәдем. Бу бары тик гыйбрәт өчен, кешеләрнең никадәр астыртын булуы турында искәртү генә. “Макска тияләр, ярдәм итегез”, - дип каравыл кычкыруым түгел. Бу хәл табигый инде. Икебез дә һәр язган сүзгә игътибар итә башласак, башлар әйләнеп бетәр иде. Үз гомеремдә хыянәт кичергәнем булды инде. Моны бер кемгә дә теләмим. Әмма бу башка очрак. Макс көнләшергә сәбәп бирми бит. Ул бу хатын-кызны хәтта танымый да, мөнәсәбәтләр тәкъдим итеп язгач, фотосын да ачып карамаган. Борчылырлык бер әйбер дә күрмим. 

– Очрашкач, ул хатын-кызга бер сүз дә әйтмәдегезме?
– Минем андый вак-төяккә игътибар итәргә вакытым да, теләгем дә юк! Икенчедән, мин үз-үземә һәм иремә ышанам. Бу турыда аның белән сөйләшү - иң элек иремне кимсетү, аның тугрылыгын шик астына кую була. Ә мин шикләнмим. Ә икенчедән, бу үз-үзеңне түбәнсетү, үз көчсезлегеңне күрсәтү, аны тану, янәсе мин көндәшлекне тоям. Ә мин моны сизмим! Минем көчем –иремнең тугрылыгы. Ә мин аның көче! Гаилә – тугрылык һәм ышанычка корыла. 

– Хыянәтне кичерә аласызмы?
– Хыянәтне кичерә алсам, мин беренче никахта калган булыр идем. Юк, юк һәм тагын бер тапкыр юк.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading