16+

Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Укытучылар көне белән котлавы

Укытучы һөнәре – җир йөзендәге иң абруйлы, зур ихтирамга лаек һөнәрләрнең берсе, диелә котлауда.

Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Укытучылар көне белән котлавы

Укытучы һөнәре – җир йөзендәге иң абруйлы, зур ихтирамга лаек һөнәрләрнең берсе, диелә котлауда.

Хөрмәтле мөгаллимнәр, мәгариф оешмалары хезмәткәрләре, педагогик хезмәт ветераннары!

Халыкара Укытучылар көне һөнәри бәйрәмнәр арасында аерым бер урын алып тора. Әлеге көнне мәктәпкә яңа гына тәүге адымнарын атлаган сабый да, балаларга белем һәм тәрбия бирү эше яшәү мәгънәсенә әверелгән, гомерен намуслы хезмәткә багышлаган мөгаллимнәр дә, хезмәт ветераннары да, укучыларның әти-әниләре дә бәйрәм итә.

Бу табигый дә, чөнки укытучы һөнәре – җир йөзендәге иң абруйлы, зур ихтирамга лаек һөнәрләрнең берсе, һәм ул киләчәктә дә шулай булачак, чөнки әти-әниләр үзләренең газиз балаларын нәкъ менә мөгаллимнәргә ышанып тапшыра, ә илебезнең киләчәге – уку йортларында бүген белем һәм тәрбия алучы яшь буында.

Хөрмәтле мөгаллимнәр, һәммәгезне дә чын күңелдән Халыкара укытучылар көне белән тәбрик итәм! Һөнәрегезгә һәрчак тугры булуыгыз, фидакарь хезмәтегез, республика мәгарифе үсешенә керткән лаеклы өлешегез өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәм!

Хөрмәтле ветераннарыбыз, сез – гомерегезне яшь буынга белем һәм тәрбия бирү эшенә багышлаган зур хөрмәткә лаек шәхесләр. Яшь укытучыларга үрнәк, терәк-таяныч булуыгыз, тормыш тәҗрибәсенә нигезләнгән төпле киңәш-тәкъдимнәрегез өчен чиксез рәхмәтлебез.

Бүгенге бәйрәм көнендә һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, иҗади уңышлар һәм рухи күтәренкелек телим. Тормышыгыз шатлыклы вакыйгаларга, истәлекле мизгелләргә бай булсын, һәрдаим укучыларыгызның рәхмәтле карашларын тоеп яшәргә язсын!

Бәйрәм белән!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading