16+

Җиңүчеләр ике яшь төркеменә бүленеп, дүрт юнәлеш буенча бүләкләнәчәк

Казан Мэриясе татар телен, мәдәниятен, сәнгатен үстерүгә юнәлтелгән бәйгеләргә гаризалар кабул итү дәвам итүен искәртте.

Казан Мэриясе татар телен, мәдәниятен, сәнгатен үстерүгә юнәлтелгән бәйгеләргә гаризалар кабул итү дәвам итүен искәртте.

«Саумы, Казань!» декоратив-гамәли сәнгать конкурсына да гаризалар кабул итү дәвам итә. Бәйге борынгы Казан мифлары һәм риваятьләренә багышлана. Декоратив-гамәли сәнгатьнең дүрт юнәлеше буенча үткәрелә: күн эшкәртү, керамика, киез басу һәм чигү. “Беренче елны язучылар, икенче елны рәссамнар көч сынашты. Быел бәйгене декоратив-гамәле сәнгатькә багышлыйбыз”, – диде Башкарма комитетның тел культурасы өлкәсендә милли сәзясәтне гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Айсылу Лерон.

Бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк профессиональ осталар катнаша ала. Моның өчен 2024 елның 20 июленә кадәр saumykazan@mail.ru электрон адресына тәкъдим ителәчәк эшнең фотосы белән гариза юлларга кирәк. 

Җиңүчеләр ике яшь төркеменә бүленеп, дүрт юнәлеш буенча бүләкләнәчәк, һәр юнәлештә һәм яшь категориясендә 3 җиңүче булачак: І урын – 100 000 сум; ІІ урын – 85 000 сум; ІІІ урын - 65 000 сум.

Казан Мэриясе “Алмачуар” балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе өчен татар телендә язылган пьесалар конкурсын игълан итте.

– Без “Апуш” балалар театр студиясендә эшләүче остазларның тавышына колак салдык. Күп персонажлы, заманча татар пьесалар юк диярлек, – дип белдерде Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Гүзәл Сәгыйтова. 

Бәйге 4 номинациядә уза. Катнашу өчен 1 сентябрьгә кадәр konkurskazan@mail.ru электрон адресына гариза һәм пьеса текстын юлларга кирәк. Һәр номинациядә 3 җиңүче каралган: 1 урын – 110 000 сум, 2 урын – 90 000 сум, 3 урын – 70 000 сум. Бәйге нәтиҗәләре буенча пьесалар җыентыгы дөнья күрәчәк.
Татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» бәйгесе мартта старт алган иде. Әлеге бәйгедә Казандә яшәүче мәктәп укучылары, студентлар һәм 35 яшькә кадәр яшьләр катнаша ала. Конкурсантлардан телне өйрәнүнең нәтиҗәле, стандарт булмаган, кызыклы проектлар көтеп калалар. «Үз телем» бәйгесендә катнашу өчен 30 июньгә кадәр https://yztelem.ru/ сайтында гариза тутырырга кирәк. 

Иң яхшы идея авторларына проектларын тормышка ашыру өчен грантлар тапшырылачак. Бәйгенең гомуми приз фонды 2 миллион сум. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading