16+

Иртәгә Тимер юлчылары көне

Иртәгә - 2 август көнне Казанда тимер юлчылары көнен билгеләп үтәчәкләр.

Иртәгә - 2 август көнне Казанда тимер юлчылары көнен билгеләп үтәчәкләр.

Тимер юлчылар мәдәният йорты мәйданында бу уңайдан тантана да оештырачаклар. Бәйрәмдә республика эстрада артистлары, үзешчән коллективлар да катнашыр дип көтелә. Чара сәгать 10.00 дә башлана. Тимер юлчылар көнендә балалар өчен дә кызыклы чаралар каралган. Казанның балалар тимер юлында төрле бәйгеләр, концерт, тантаналы линейка булачак. Иртәгә 16 яшькә кадәрге балалар бәйрәм поездында бушлай йөри алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading