16+

Ислам академиясе мөһим үзәк булачак

4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көнендә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Уртак йортыбыз - Татарстан» этномәдәни фестиваленең гала-концерты узды. Чарада катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар ислам академиясе булдыру һәм Казан Изге Ана иконасы табылган урында собор төзү турында указларын укыды. Болгарда узган «Милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгында...

4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көнендә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Уртак йортыбыз - Татарстан» этномәдәни фестиваленең гала-концерты узды. Чарада катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар ислам академиясе булдыру һәм Казан Изге Ана иконасы табылган урында собор төзү турында указларын укыды. Болгарда узган «Милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгында...

4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көнендә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Уртак йортыбыз - Татарстан» этномәдәни фестиваленең гала-концерты узды. Чарада катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар ислам академиясе булдыру һәм Казан Изге Ана иконасы табылган урында собор төзү турында указларын укыды.

Болгарда узган «Милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгында мөселман дини тәгълиматы» фәнни-гамәли конференциясе барышында Рөстәм Миңнеханов Ислам академиясенең ил өчен никадәр мөһим уку йорты булуы турында ассызыклап үткән иде.

- Миграция агымнары арта, дөньякүләм мәдәни байлыклар җимерелә. Бу куркыныч хәзер ислам дәүләтләренә һәм бөтен дөньяга яный. Кызганыч, Россия мөселманнарының да кайберләре экстремистик агымнарга иярә. Бу исә ил өчен зур куркыныч тудыра. Ни үкенеч, бүгенге көндә дин әһелләре алган белем бу куркынычлар белән көрәшергә мөмкинлек бирми. Безнең алда эре, фәнни, рухи белем бирү үзәген булдыру бурычы тора. Без үзебезне ислам цивилизациясенең аерылгысыз өлеше итеп тоябыз һәм әлеге академиянең Болгар җирлегендә булуы бик дөрес булачак. Кала кабат Россия күләмендә һәм дөнья күләмендә танылу алачак. Без яхшылардан-яхшы белгечләр әзерләргә тиеш, - дигән иде ул.

Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшиннан без Ислам академиясе нәрсәләр белән шөгыльләнәчәге турында сораштык.

- Болгар академиясе булдыру идеясе күптәннән килә. Шәкертләр мәдрәсәләр, дини югары уку йортларын тәмамлыйлар да, алга таба белемнәрен күтәрү өчен, чит илгә укырга китәләр иде. Аларны, чит дини агымнарга ияреп китмәс өчен, чит илләргә җибәрмичә үзебездә укыту теләгеннән килеп чыкты әлеге үзәкне оештыру. Болгар академиясе ул - югары уку йортыннан соңгы баскыч. Биредә диссертацияләр якланачак. Нинди формада булачак дигәннән - укытулар бакалавр, магистрлык, докторлык программалары буенча алып барылачак. Академиядә фәкать Коръәнне, гарәп телен камил белүчеләр генә укыячак. Аларга белемне чит илдән килгән ислам галимнәре бирер дип көтелә. Академияне тәмамлаган имамнарның дипломнары чит илдә дә танырлык булсын өчен тырышачакбыз. Болгарда Ислам академиясен булдыру идеясен Россия Президенты Владимир Путин да хуплавын истә тотканда, бу илебездә бик мөһим үзәк булырга тиеш, - дип сөйләде ул «ШК» журналистына.

Казан Изге Ана иконасы соборы төзелү турында:
- Әлеге мәсьәлә буенча республика җитәкчелеге белән сөйләштек, алар моны хуплады, соборны төзү эшенә керешәчәкбез. Собор төзелү республикада яшәүче христианнар өчен күптән көтелгән вакыйга, чөнки ул советлар чорына кадәр аларның төп рухи үзәге саналган, - дип сөйләде безгә Татарстан митрополиты Феофан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading