16+

Качману көнендә Казанның биш урында бәкедә коенырга мөмкин

19 гыйнварда православие динен тотучылар Качману бәйрәмен билгеләп үтә.

19 гыйнварда православие динен тотучылар Качману бәйрәмен билгеләп үтә.

Качману бәйрәменең барлыкка килүенең үз тарихы бар. Чумдыручы Иоанн, Алла кушуы буенча, Иордан елгасы буена - иудей җирләренә килеп, кешеләргә: "Тәүбә итегез, инде Күк патшалыгы якынлашты. Бөек Коткаручыны, Иордан суында чумылып, гөнаһлардан арынып каршылагыз!" - дип үгетләп йөри. Төрле җирләрдән җыелган халыклар, бәкегә чумып, чистарынып, Ходай улын каршыларга әзерләнә. Алла улы Иисусны да Иоанн чумдыра. Ул судан чыккач ук күкләр ачылып китә. Иисус Христос өстенә күктән Изге Тын күгәрчен рәвешендә иңә. Чумылдырылган чакта кешеләр Иисус Христосның кеше генә булып түгел, ә Ходай булып килүен күрәләр. Ел саен бу көнне сулыкларны аруландыру да шул вакытлардан бирле килә.

Качману көнендә Казанда бәкеләр биш урында эшләячәк: Красная Горка бистәсендәге Никольский чиркәве (Приволжская ур., 32) каршында - Идел елгасы яры; Тынылык бистәсендәге Казан Изге Ана иконасы чиркәве (Девликеевская ур., 8) каршында - Югары Кабан күле; Изге Параскева Пятница храмы (Большая Красная ур., 1/2) каршында - Зәңгәр күл; Борисково бистәсендәге Илия пәйгамбәр мәхәлләсе (Борисковская ур., 54) каршында - шул ук урам янындагы Югары Кабан күле; Нерукотворный образ Спасителя мәхәлләсе башлыгы храм-һәйкәл буендагы иорданияне изгеләштерәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading