16+

Кайбер кешеләрнең пенсияләренә өстәмәләр билгеләнә. Күпме һәм кемнәргә?

Киләсе елдан Россиядә I төркем инвалидларны һәм 80 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны карау буенча компенсация түләү институты яңартылачак.

Киләсе елдан Россиядә I төркем инвалидларны һәм 80 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны карау буенча компенсация түләү институты яңартылачак.

2025 елның 1 гыйнварыннан Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге әлеге гражданнарга 1200 сум күләмендә өстәмәләр билгелиячәк. Бу өстәмә пенсия белән бергә ел саен индексацияләнәчәк. Шулай итеп, бу ярдәм чарасын саклап калу белән бергә, аны ел саен арттыру бурычы да гамәлгә ашырылачак. 

Бүген 1200 сум күләмендәге түләүләрне I төркем инвалидларны яисә 80 яшькә җиткән пенсионерларны караучы татарстанлылар ала. Түләү алар гаризасы буенча, ярдәмгә мохтаҗ кешенең язмача раславы булган очракта билгеләнә. 

-    Киләсе елдан мондый кагыйдәләр буенча компенсация билгеләү һәм түләү туктатылачак. Моның урынына автомат рәвештә I төркем инвалидларның яки 80 яшькә җиткән барлык гражданнарның пенсияләренә 1200 сум күләмендә өстәмәләр билгеләнә. Моның өчен пенсионерларның үзләренә беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Мондый пенсионерны караган кеше турында мәгълүмат бирү кирәк түгел, - дип билгеләп үтә Эдуард Вафин.

Ярдәмгә мохтаҗ булган өлкән яшьтәге кешене карау өчен моңа кадәр билгеләнгән түләүләр, аларның вакыты беткәнче саклана. Киләсе елдан Социаль фонд бу категориядәге яңа түләүләр билгеләми. 
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading