16+

Кайбер продуктларның бәясе артачак

Россия икьтисад универститетының статистика кафедрасы доценты Ольга Плеханова билгеләп үткәнчә, продуктларга бәяләр 5-40 процентка артачак.

Россия икьтисад универститетының статистика кафедрасы доценты Ольга Плеханова билгеләп үткәнчә, продуктларга бәяләр 5-40 процентка артачак.

Бу югары инфляция, югары процентлы кредитлар, шулай ук логистика, персонал, төргәкләү һәм чимал чыгымнары белән бәйле. Аныкланганча, мондый киң диапазон һәр сегментта бәя куюдагы аермалар белән аңлатыла.

Мәсәлән, сок һәм сидр җитештерүдә кулланыла торган алма һәм җиләкләрнең уңышы начар булу бу продукциягә бәяләр артуга китерергә мөмкин. Әмма бөртекле һәм майлы культураларга бәяләр төшүе ихтимал, чөнки урып-җыю сезоны кызу темплар белән бара. Кофе, какао, экзотик җиләк-җимеш һәм тәмләткечләр кебек чит ил товарлары, мөгаен, башкаларга караганда кыйммәтләнер. Хәмерле эчемлекләргә дә бәяләр артырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading