16+

“Калеб” яңа буыны: "Тамашачы сәхнәдә традицион спектакль күрергә өметләнеп килмәсен"

"Калеб" яңа буыны җыены өчен апрель ае вакыйгаларга бик бай ай булырга охшап тора. 2 апрельдә алар сәгать 16.00дә - Химиклар мәдәният сараенда, ә 14е Г.Камал театрының кече сәхнәсендә Тукайның "Серләүхәсез" (Исемсез) шигыренә нигезләнгән вербатим тәкъдим итә.

"Калеб" яңа буыны җыены өчен апрель ае вакыйгаларга бик бай ай булырга охшап тора. 2 апрельдә алар сәгать 16.00дә - Химиклар мәдәният сараенда, ә 14е Г.Камал театрының кече сәхнәсендә Тукайның "Серләүхәсез" (Исемсез) шигыренә нигезләнгән вербатим тәкъдим итә.

27 апрельдә исә Луиза Янсуар иҗаты буенча "Ишек" поэтик спектакле куелачак. Шулай ук проза буенча "Үз юлым" конкурсы да дәвам итә, дип белдерде оешманың җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова журналистлар белән очрашу вакытында.

Безнең колакка ятрак булып яңгыраган вербатим документаль театр дигәнне аңлата.
Без тамашачы белән аралашуның яңа төрле ысулларын эзлибез. Һәм вербатимны да мин яңалык дип атыйм. Дәүләтнең татар театрлары балаларга рус телендә спектакльләр куярга мәҗбүр. Моңа кем гаепле? Ни өчен ана теленә игътибар юк? Милләт мәсьәләсендә безгә берләшергә вакыт җиткәндер. Әле соңга да калмадык микән? Казанда тәкъдим ителәчәк яңа юнәлештәге иҗатыбыз аша боларны ачыкларга тырыштык, - ди проектның режиссеры Нәфисә Исмәгыйлева.

Вербатимга метериалны актерлар үзләре үк 20-40 яшьлек туганнары, танышлары арасыннан интервью рәвешендә туплаган. Алар арасында эшмәкәрләр дә, укытучылар да, студентлар да бар. Җавап бирүчеләрнең бер генә сүзе дә, җөмләсе дә үзгәртелмичә, ничек алынган - шулай тәкъдим ителгән. Әмма реаль геройлар булса да, аларның исемнәре спектакльдә әйтелми.

Шунысы ачык: тамашачы сәхнәдә традицион спектакль күрергә өметләнеп килмәсен. Гүзәл Сәгыйтова: "Гадәттә "Калеб" кичәләреннән кеше спектакльне аңламыйча кайтып китә", - дисә,

Нәфисә Исмәгыйлева:
- Иманыл камил, бөтен кеше дә аңлаячак, спектакль күңелсез булмаячак. Чөнки әлеге монологларның һәрберсе бик гыйбрәтле. Алар һәр татар кешесенең күңеленә үтеп керәчәк. Ягъни бүген яшьләр татар теле турында ни уйлый, сүз шул турыда барачак. Бу спектакльне җаны булган кеше барыбер аңлаячак. Без сораулар куйдык, аңа җавапны төрле кеше төрлечә бирәчәк, - ди.

Рус кешесенең монологын гәүдәләндерүче Рәдиф Кашапов та режиссерның фикерен куатләп:
- Вербатимның чишелеше дә, кискен борылышы да бар. Аннан соң ике яклы фикерне кара-каршы куеп бирергә тырыштык. Минем герой - рус егете. Аның бабасы ике телдә сөйләшкән. Героем да ике телдә дә аралаша, - ди.

Вербатимга көйне косерватория студенты Зөлфәт Вәлиуллин язган.
- Мондый проектлар бик аз һәм композиторларга үзен күрсәтергә мөмкинчелек юк. Шуңа күрә әлеге проектта катнашырга чакырулары өчен "Калеб"кә бик зур рәхмәтлемен. Әлеге спектакльдә музыка үзенә артык зур игътибар таләп итми. Монда да ул ярдәмче ролендә генә, - ди.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading