16+

Камал театры Марсель Сәлимҗановны искә алу чаралары уздыра

7 ноябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры элеккеге баш режиссеры Марсель Сәлимҗановны искә алу чаралары уздыра.

7 ноябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры элеккеге баш режиссеры Марсель Сәлимҗановны искә алу чаралары уздыра.

Сәгать 10.00дә аның каберендә искә алу чарасы була. Яңа Татар бистәсе татар зиратына автобус Г. Камал театры яныннан кузгала.

Сәгать 14.30да театрның кече залында Илгиз Зәйниев әсәре буенча сәхнәләштерелгән "Кәҗә, сарык һәм башкалар" спектакленең премьерасы көтелә.

Сәгать 18.00дә М. Сәлимҗанов исемендәге беренче театраль премия тапшыру тантанасы була. Тантанадан соң тамашачыларга "Гөргөри кияүләре" спектакле тәкъдим ителәчәк, диелә театрның матбугат хезмәте хәбәрендә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading