16+

Камал театры яңа сезонда җиде премьера тәкъдим итә

Яңа сезон 2 октябрь көнне сәгать 19.00дә, традицион рәвештә, Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл" спектакле белән ачылачак. Сезонның беренче премьерасы - Мирхәйдәр Фәйзинең "Галиябану" спектакле 3 октябрьгә билгеләнгән.

Яңа сезонда рус һәм чит ил классикасына да урын биреләчәк. Декабрьдә Жан-Батист Мольерның "Дон Жуан" спектакле куелачак. Аның режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев үзе. Декабрьдә А.Островскийның "Лес" спектаклен сәхнәләштерә башлаячаклар. Пьесаны татар теленә әдип Ркаил Зәйдулла тәрҗемә иткән. Камаллылар Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" пьесасы мотивы буенча Илгиз Зәйниев иҗат иткән "Әлли-бәлли-бәү" спектаклен дә тәкъдим итәргә җыена. Премьера киләсе елның апрель аенда булыр дип көтелә.

Моннан тыш, яңа сезондагы өч премьера театрның кече сәхнәсендә куелыр дип планлаштырыла. Алар - Салават Юзеевның "Хафалы биюләр", яшь тамашачылар өчен "Кәҗә, Сарык һәм башкалар", таҗик драматургы һәм режиссеры Барзу Абдураззоковның "Исәнме, улым!" спектакльләре.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading