16+

«КамАЗ» машинасы тәгәрмәчен тутырганда ир-ат һәлак булган

Уфада өч бала атасы эш урынында «КАМАЗ»тәгәрмәче шартлаудан һәлак булган.

Уфада өч бала атасы эш урынында «КАМАЗ»тәгәрмәче шартлаудан һәлак булган.

Уфада, Нагаевода, 27 март көнне көндез Октябрь районы Сипайлово микрорайонын төзекләндерү хезмәте территориясендә бәхетсезлек очрагы килеп чыга. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. Беренчел мәгълүматлар буенча, 60 яшьлек ир-ат «КамАЗ» тәгәрмәчен тутырганда һәлак булган. 

Шиналарны монтажлау вакытында тәгәрмәч шартлый. Бу оешмада шофер булып эшләгән ир нәкъ менә шул тәгәрмәчне тутыра булган. Ул шунда ук үлгән. 

— Бу вакытта янәшәсендә беркем дә булмаган, — дип хәбәр иткән мәгълүмат агентлыгына һәлак булган ирнең туганы. - Бәлки, куркынычсызлык таләпләре үтәлмәгәндер. Абыебызның янында беркем дә булмый. Бу эшләрне башкаручы каралмагандыр, шуңа күрә шоферлар үзләре шиналарны да тутыра, транспортны да үзләре ремонтлый.

Һәлакәт урынына ашыгыч ярдәм, полиция хезмәткәрләре чакырыла.

— Абыебызның үлеме турында безгә беркем дә хәбәр итмәде. Аның бертуган абыйсы "Ашыгыч ярдәм"дә эшли, аның хезмәттәшләре таныш фамилияне күреп алган. Менә шуннан соң барысы да ачыкланган. Фаҗига булып бер сәгать вакыт узгач кына белдек. Хәзер без, барысын да ачыклар өчен, абыйның эш урынына барабыз, — дип өстәгән һәлак булган ирнең туганы.

Мәрхүмнең өч баласы калган, аларның берсе хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнаша.

"Башинформ"га билгеле булганча, әлеге фаҗига буенча җинаять эше кузгатылган. 
СКР по РБ

Фото: https://www.bashinform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading