16+

Камилә Вәлиева: «Кагыйдәләрне мөмкин кадәр максимум үтәргә тырыштым...»

Камила Вәлиева NHK интервьюсында допингны аңлы рәвештә кулланмаганын белдерде.

Камила Вәлиева NHK интервьюсында допингны аңлы рәвештә кулланмаганын белдерде.

"Үз ягымнан допингны аңлы рәвештә кабул итмәдем дип әйтә алам. Ни булса да, без барыбер РУСАДА курсларын узабыз, кагыйдәләрне мөмкин кадәр максимум үтәргә тырыштым. Олимпия уеннарына барганда, аның спорт бәйрәме, аның озак әзерләнгән, күптәннән хыялланган урын булуын белеп бардым. Килдем һәм, кызганычка каршы, башка хисләр кичердем һәм башка мөнәсәбәт тойдым", - диде спортчы. 
Белгәнегезчә, 29 гыйнварда Спорт арбитраж суды Вәлиеваны, 2021 елның декабреннән башлап, допингка каршы кагыйдәләрне бозган өчен, дүрт елга дисквалификацияләде. 
Спортчы Европа чемпионатының алтын медальләреннән һәм Олимпия уеннарының команда турнирыннан мәхрүм ителде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

5

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading