16+

Казан 305 миллион сум бюджет акчасын экономияләгән

Казан узган ел муниципаль сатып алуларда 305 миллион сум бюджет акчасын экономияләгән.

Казан узган ел муниципаль сатып алуларда 305 миллион сум бюджет акчасын экономияләгән.

Башкаладагы бюджет учреждениеләренең һәм оешмаларының сатып алу эшчәнлеге 2015 елның февралендә «Казан шәһәренең көндәшлек сәясәте һәм сатып алулары дирекциясе» муниципаль учреждениесенә тапшырылган иде.

Узган ел 3 мең 905 сатып алу гамәле башкарылган, бу - акчалата караганда, 4 887 миллион сум.
- Без заказчыларның финанс-­хуҗалык эшчәнлеген, килешүләрнең үтәлешен тикшерәбез, заявкалар кысаларында, базар хәлен өйрәнәбез, - диде «Казан шәһәренең көндәшлек сәясәте һәм сатып алулары дирекциясе» муниципаль учреждениесе директоры Григорий Харитонов «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.

Мәсәлән, муниципаль унитар предприятиеләрнең гомуми бәясе тугыз миллиард сумнан артыграк торган 10316 заявкасының башлангыч сатып алу бәяләре тикшерелгән. Нәтиҗәдә заявкаларның өчтән бере төзәтмә кичергән. Сатып алулар башкарылганда, көндәшлек гамәлләре оештырып кына да 123 миллион сум экономия ясалган.
Мэр Илсур Метшин муниципаль сатып алуларда бюджет акчаларының максатчан һәм дөрес файдаланылуы зарурлыгын искәртте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading