16+

Казан "бәби-бум" буенча рекорд куйды

Россиядәге узган елгы демографик күрсәткечләрне карасаң, Казан яңа туган сабыйлар саны; гаиләгә икенче һәм өченче бәби алып кайту; туучылар саны үлүчеләр саныннан күбрәк булу ягыннан берьюлы өч рекорд куйды.

- Узган ел Казанда 24063 сабый дөньяга килде, аларның 12261е малайлар, ә 11802се кызлар. Уфада, Пермьдә, Самарада әлеге күрсәткеч 18 мең тирәсе,-дип хәбәр итте шәһәрнең ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гүзәл Габбасова бүген "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә.

Башкалада 2011 елда күп балалы гаиләләр саны 3343 булса, хәзерге вакытта 6516. Биш йөзгә якын гаиләдә дүрт һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнә. Бочковлар 12 бала үстерә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading