16+

Казан галимнәре Җир «биографиясендәге» билгеле булмаган серләрне ачарга җыена

Казан федераль университетында суперзаманча комплекс эшләтеп җибәрелгән. Әлеге масс-спектометр Россиядә иң камил аппарат булып санала.

Казан федераль университетында суперзаманча комплекс эшләтеп җибәрелгән. Әлеге масс-спектометр Россиядә иң камил аппарат булып санала.

Комплекс ярдәмендә тау токымнарының һәм минералларның яшен ачыклап була. Шулай ук табигый казылмаларның, нефть ятмаларының урынын билгеләргә мөмкин. Гаҗәеп акыллы аппарат киләчәктә климат нинди үзгәрешләр кичерәчәген дә күрсәтә икән.

Казан федераль университетының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, масс-спектометр галәмнең үсеш тарихын өйрәнүдә кулланылачак. Аппараттан Россия галимнәре генә түгел, ә чит илләр белгечләре дә файдаланыр, дип уйланыла. Чөнки мондый комплекслар дөньяда санаулы гына.

Галимнәр әйтүенчә, спектометр урнаштырылган бүлмәдә идеаль чисталык сакланырга тиеш. Гадәти тузан бөртекләренең дөрес мәгълүматны каплаулары, ягъни ачышны «яшереп» калдырулары ихтимал. Галәм тарихын өйрәнүдә метеоритлар, галәм тузаны, Кояш җиле чыганак ролен үти. Казан федераль университеты галимнәре Кояш системасында чынлыкта ничә планета булганлыгын, Айның ничек барлыкка килгәнлеген, Җир «биографиясендәге» билгеле булмаган серләрне ачыкларга җыена.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading