16+

Казан инспекторның юл һәлакәтендә гомерен өзгән кеше судны ялган белешмә белән алдаган

Казанның Юл патруль хезмәте инспекторы вафат булган юл һәлакәтендә гаепле ике ел элек судны Республика наркология диспансерыннан алган ялган белешмә белән алдаган.

Казан инспекторның юл һәлакәтендә гомерен өзгән кеше судны ялган белешмә белән алдаган

Казанның Юл патруль хезмәте инспекторы вафат булган юл һәлакәтендә гаепле ике ел элек судны Республика наркология диспансерыннан алган ялган белешмә белән алдаган.

Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Руслан Бариев хәбәр итте.
“Татар-информ” 27 апрельдә төнлә Артур Сатрутдиновның җитди юл-транспорт һәлакәте китереп чыгаруы һәм анда ЮХИДИ инспекторы вафат булуы турында хәбәр иткән иде.
 
Республика прокуратурасы Артур Сатрутдиновка карата тикшерү эшләре башлаган.
 
Прокуратура ачыклаганча, 2016 елның мартында Яшел Үзән шәһәре суды Сатрутдиновны “Законсыз төстә наркотик чаралар җитештерү, сату яки тарату” маддәсе буенча 3 елга сынау вакыты белән 1 ел 3 айга шартлы рәвештә хөкем иткән.
 
Ул вакытта суд җыелган дәлилләргә таянган, ә аларда хөкем ителүченең наркологта учетта торуы урында мәгълүмат булмаган. Нәкъ менә шуның өчен аңа шартлы җәза бирелгән.
 
Хәзер прокуратура ул вакытта Сатрутдиновның наркология диспансерында каннабиноид кулланган өчен учетта торуын ачыклаган. Ул учеттан беркайчан да төшерелмәгән булган.
 
 
Прокуратура “Республика наркология диспансеры” учреждениесе судка дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат бирүен ачыклаган.
 
Республика наркология диспансеры вазифаи затларының үз бурычларын тиешенчә үтәмәүләре аркасында Сатрутдинов йомшак хөкем җәзасы билгеләнгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X