16+

«Казан Ратушасында әдәби вернисаж» баллы әдәбият елына багышланды (ФОТО)

«Казан Ратушасында әдәби вернисаж» - Н.Лобачевский исемендәге Академик лицей ел да уздыра торган балның исеме быел әнә шулай аталды.

 «Казан Ратушасында әдәби вернисаж» баллы әдәбият елына багышланды (ФОТО)

«Казан Ратушасында әдәби вернисаж» - Н.Лобачевский исемендәге Академик лицей ел да уздыра торган балның исеме быел әнә шулай аталды.

Баллның Россиядә узучы әдәбият елына багышлануы аңа шигъри төсмер бирде.

"Әйдәгез, балны шундый итеп уздырыйк, анда егетләр чып-чын хөрмәт күрсәтүче тәкәллефле, илтифатлы рыцарьлар булсын, ә туташларның җилпәзә астындагы карашлары акылдан яздырсын! Үз-үзеңә һәм башкаларга тирән хөрмәт тә, уен-көлке дә, иҗат рухы да булсын балда!" Ничек юрасаң - шулай була. Казан Ратушасында узган бал нәкъ менә университет каршындагы Лобачевский исемендәге лицейда укучылар үзләре теләгәнчә булды. Элеккеге традицияләрне бүген дә лаеклы дәвам итеп, ел да Казан Ратушасында баллар уздыра алар. Кайчандыр биредә узган балларда Лев Толстой үзе яки Николай I биеп йөрүләрен күз алдына китерү генә дә сине икенче мөхиткә кайтаргандай итә. И.Штраус, П.И.Чайковскйй вальсларының сихри көчен дә чын-чынлап шушында, үзең вальс әйләнгәндә тоясың.

Лицей укучылары бал уңаеннан юбилейлары Россия генә түгел, ә күп кенә башка илләрдә дә билгеләнеп узучы күренекле рус язучылары, драматурглар - М.Д.Фонвизин, А.С.Грибоедов, Е.А.Боратынский, А.И.Куприн, С.А.Есенин, В.Хлебников, Б.Л.Пастернак иҗатына багышлап театраль зарисовкалар, шигъри композицияләр дә әзерләгән иделәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading